Исемнәр

А Ә Б В Г Д Җ 3 И Й К Л М Н О П Р С Т У Ү Ф Х Ц Ч Ш Я

Гани Вәли улы Вәлиев

Башкаручының программасы

Нижгар өлкәсе, Кызыл Октябрь районы Пече (урысча Пица)

24.12.1905 - 1975

баянчы-аккомпаниатор

  • Татарстанның атказанган артисты

Биография

Гани Вәлиев авылда туып-үскән, аннары Мәскәүдә эшләгән һәм шунда гармунда уйнарга өйрәнгән. 1920 ел азагында булса кирәк, Мәскәүдә гармунчылар ярышында җиңеп чыккан һәм (үзенең сөйләвенчә) Луначарский аңа бик яхшы, зур гармун бүләк иткән. Ул шул гармунда гомере буе уйнады, гөрләтеп уйнады. Шул елларда Гани Вәлиев Мәскәүдәге Татар дәүләт эшче театрында эшли һәм театр ябылу сәбәпле, Казанга кайта; Татар дәүләт академия театрына урнаша. Ул спектакльләрдә уйнаудан тыш, тамашадан соң гармунын яңгырата; шундый уйный – халык тыңлап туймый. Бигрәк тә «Каз канаты»н һәм авыл көйләрен оста башкара иде Гани Вәлиев. Гани ага белән мин театрда эшләгәндә танышкан идем. Күп тапкырлар бергә гастрольләрдә булырга туры килде.
Еллар узды, үзгәрә торды, заман баянның каирәклеген таләп итте. Татар дәүләт филармониясе оешкач, эстрада бүлегендә баянсыз эшләү мөмкин түгел иде. Гани ага заман таләпләренә буйсынып, әкренләп баянга баянга күчте, ләкин ул тальянын ташламады.
Гани ага эшсөяр кеше иде: аның кыска вакытлы гастрольгә түгел, ә бер баргач йөзәр, хәтта аннан да артыграк концертлар куюы – моның ачык дәлиле. Ничек уйный иде соң Гани ага? Ул бик тырыш, сәләтле музыкант иде. Заманасына күрә, дип әйтүем, әлбәттә. Ул елларда бигрәк тә өч артист концертларда зур уңыш казаналар иде: Гани Вәлиев, Җәваһирә Сәлахова, Рәшит Ваһапов. «Зөләйха», «Мәрфуга» кебек халкыбыз көйләрен искиткеч аһәң белән яңгыраталар иде. Бүгенгедәй хәтеремдә: татар театрында мәшһүр композиторыбыз Салих ага Сәйдәшев бу башкаручылар адресына «Менә татар халык көйләрен ничек башкарырга кирәк»,– диелгән иде.
Ул чагында баянчылар йөзәрләп түгел, ә бармак белән генә санарлык иде. Менә алар: Рокыя Ибраһимова, Габдулла Халитов, Габдерахман Биккинин, Гали Җәмлиханов. Баянчы булу белән беррәттән, Гани ага концерт гармуннарында да чыгыш ясый иде. 1957-1958 елларда Башкортстанда гастрольләрдә булдык: «Галиябану» көен башкарганда миңа шушы көйгә аккомпонемент уйнарга туры килде. Филармониядә эшләү дәверендә, җитәкчеләр тарафыннан Гани Вәлиевнең осталыгына шикләнү сүзләре ишетелә башлады (ә бәлки артык оста булуыннан көнләшептер!) һәм миңа Гани аганы (ул вакытта директор М.Ф.Боголюбов иде) яклап чыгарга һәм татар артистларыннан иң беренчеләрдән булып «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булуын искә төшерергә туры килде...
Кызганычка каршы, язмыш үзенекен итте. Гани Вәлиев Казагыстанга китәргә мәҗбүр булды. Һәм шактый еллар Казагыстан филармониясендә татар бригадасы төзеп, шунда эшләде. Аның бөтен гомере юлда узды. Ә юл газабы – гүр газабы диләр. Ләкин юлның да төрлесе була бит. Гани аганың гомере изге юлда – халыкка хезмәт итү юлында узды. Элеккеге СССРның Гани Вәлиев булмаган төбәкләре сирәк калгандыр.
1976 елның 23 гыйнварында – Гани ага Вәлиевкә 70 яшь тулу уңае белән уздырылган кичәдә аны филармония исеменнән кайнар котладым. Шул көнне безне фотога төшерделәр, ул фоторәсем минем шәхси архивымда саклана...

Нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган артисты Габделәзәл Яһүдин.
(Мәкалә Кирам Сатиев төзегән «Татар баянчылар»ы китабыннан алынды)

Материаллар

Башкаручының программасы


  1. 1. Общие положения

    Настоящая политика обработки персональных данных составлена в соответствии с требованиями Федерального закона от 27.07.2006. №152-ФЗ «О персональных данных» (далее - Закон о персональных данных) и определяет порядок обработки персональных данных и меры по обеспечению безопасности персональных данных, предпринимаемые Татарская Государственная Филармония имени Габдуллы Тукая (далее – Оператор).

    1. Оператор ставит своей важнейшей целью и условием осуществления своей деятельности соблюдение прав и свобод человека и гражданина при обработке его персональных данных, в том числе защиты прав на неприкосновенность частной жизни, личную и семейную тайну.
    2. Настоящая политика Оператора в отношении обработки персональных данных (далее – Политика) применяется ко всей информации, которую Оператор может получить о посетителях веб-сайта https://tatfil.ru.
  2. 2. Основные понятия, используемые в Политике

    1. Автоматизированная обработка персональных данных – обработка персональных данных с помощью средств вычислительной техники.
    2. Блокирование персональных данных – временное прекращение обработки персональных данных (за исключением случаев, если обработка необходима для уточнения персональных данных).
    3. Веб-сайт – совокупность графических и информационных материалов, а также программ для ЭВМ и баз данных, обеспечивающих их доступность в сети интернет по сетевому адресу https://tatfil.ru.
    4. Информационная система персональных данных — совокупность содержащихся в базах данных персональных данных, и обеспечивающих их обработку информационных технологий и технических средств.
  3. 3. Основные права и обязанности Оператора

    1. Оператор имеет право:

      • получать от субъекта персональных данных достоверные информацию и/или документы, содержащие персональные данные;
      • в случае отзыва субъектом персональных данных согласия на обработку персональных данных Оператор вправе продолжить обработку персональных данных без согласия субъекта персональных данных при наличии оснований, указанных в Законе о персональных данных;
      • самостоятельно определять состав и перечень мер, необходимых и достаточных для обеспечения выполнения обязанностей, предусмотренных Законом о персональных данных и принятыми в соответствии с ним нормативными правовыми актами, если иное не предусмотрено Законом о персональных данных или другими федеральными законами.
    2. Оператор обязан:

      • предоставлять субъекту персональных данных по его просьбе информацию, касающуюся обработки его персональных данных;