Зәйтүнә Ваһапова – Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның хатыны. 1954-1959 елларда Татар филармониясенең эстрада бүлегендә биюче булып эшләү дәверендә Р. Ваһапов төркеме белән СССРның барлык төбәкләрен концертлар белән йөреп чыга ул.
Зәйтүнә Ваһапова гомеренең азагына кадәр иҗат итә. Биюдән туктагач, шигырьләр, сәхнәдәш дуслары турында истәлекләр яза. Вакытлы матбугатта һәм әлегә басылмаган көндәлекләрендә аның Рәшит Ваһапов, Усман Әлмиев, Динә Сираҗетдинова, Салих Сәйдәшев, Габдулла Рәхимкулов, Әзәл Яһүдин, Илһам Шакиров турындагы язмалары саклана.