Исемнәр

А Ә Б В Г Д Җ 3 И Й К Л М Н О П Р С Т У Ү Ф Х Ц Ч Ш Я

Гыйззәтуллина Вафирә Мөхәммәтдин кызы

Башкаручының программасы

Татарстанның Менделеевск районы Камай авылы

13.02.1946 - 17.09.2001

җырчы

  • Татарстанның (1981) һәм Каракалпакстанның халык, Россиянең атказанган артисты (1988)

Биография

Кечкенәдән музыкага гашыйк була ул, үзешчән сәнгатьтә даими катнаша, профессиональ җырчы булырга хыяллана. Әлеге хыялы аны Казан музыка училищесына китерә. Аны тәмамлаганнан соң Казан дәүләт консерваториясендә Валентина Лазько классында вокал буенча белем ала. Ул профессиональ җырчы белеме алганнан соң, гомере буе Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әйдәп баручы солисткасы булды, Р.Үтәй җитәкчелегендәге Татарстанның радио һәм телевидение оркестры белән хезмәттәшлек итте, 1997-2001 елларда – «Татарстан» телерадиокомпаниясенең эстрада оркестры солисты булды. Аның көчле һәм үзенчәлекле тавышы Рәсәйдә генә түгел, ә Германия, Австрия, АКШ, хәтта Куба сәхнәләреннән яңгырап, тамашачыны җәлеп итә. Әйтергә кирәк, иҗади тормышы әле студент чагында ук башланып китә җырчының. 1974 елда Казан консерваториясе студенты Вафирә Гыйззәтуллина Халык җырларын башкаручылар Бөтенсоюз бәйгесендә катнашып җиңү яулый. Гаҗәеп матур аһәңле тавышы, сәхнәдә үзен зәвык белән тотышы, профессиональлеген үстерү юнәлешендә бертуктаусыз эшләве җырчыга репертуарын киңәйтергә мөмкинлек бирә һәм ул эстрада җырлары белән рәттән халык җырларын һәм татар классик композиторларыбызның әсәрләрен дә иркен тавыш белән, үзенчәлекле итеп башкара. Вафирә Гыйззәтуллина татар композиторларының күп кенә җыр һәм романсларын беренче булып башкарып, сәхнә тормышы биргән җырчы шәхес. Табигый артистлыгы һәм сәхнә мөлаемлыгы белән җырчы халык мәхәбәтен яулады. Аны бөтен Татарстан, Рәсәй һәм чит илләрдә яшәүче милләтәшләребез көчле алкышларга күмде. Ул һәрчак актив гражданлык хисе белән аерылып торды. Үз халкының язмышына битараф булмаганлыктан, В.Гыйззәтуллина милли сәнгать һәм мәдәниятне саклау, барлау һәм үстерү мәсьәләләрен хәл итү буенча зур иҗтимагый-сәяси эшчәнлек алып барды. Талант, матур тавыш, рухи байлык һәм юмартлык, саекмас яшәү дәрте – Вафирә Гыйззәтуллинага хас булган сыйфатлар иде. Аның өчен иҗат белән милли хис аерылгысыз төшенчәләр. Татар мәдәниятенең язмышы өчен борчылган җырчы үзенең җырларын – милли башкару алымнарын чиста, саф килеш саклап калу мөмкинлеге итеп кабул итә. Халык арасында зур популярлык алып килгән җыры аның «Бәхет» дип атала. Аның өчен бәхет – халык өчен җырлау, халык өчен яшәү булды. Ул ярдәм сорап килгән һәркемгә ярдәм итәргә тырыша, чөнки кешеләргә карата мәхәббәте чиксез була аның. Һәрчак гаделлек өчен көрәшеп, дөреслекне яклый, шуңадыр халык аның иҗатын үз итә. Ул – иҗаты, яшәеше белән халык җырчысына әверелә. Җырчы Вафирә Гыйззәтуллина җырлар һәм көйләр язу белән чын-чынлап мавыга, киңкырлы, тирән шәхес була. Сәхнәдә көчле тавышы, сүнмәс энергиясе белән халыкны җәлеп итә. Кызганычка каршы, Вафирә Гизатуллина 2001 елның 17 сентябрендә аянычлы рәвештә вафат булды. Кулланылган чыганак: электрон ресурс - http://www.millattashlar.ru/ Казань. Известные люди нашего города Республика Татарстан. М.Шакирзянов. 14.09.2004 Автор – җыйнаучы Илсөяр Шиһапова

Материаллар

Башкаручының программасы


  1. 1. Общие положения

    Настоящая политика обработки персональных данных составлена в соответствии с требованиями Федерального закона от 27.07.2006. №152-ФЗ «О персональных данных» (далее - Закон о персональных данных) и определяет порядок обработки персональных данных и меры по обеспечению безопасности персональных данных, предпринимаемые Татарская Государственная Филармония имени Габдуллы Тукая (далее – Оператор).

    1. Оператор ставит своей важнейшей целью и условием осуществления своей деятельности соблюдение прав и свобод человека и гражданина при обработке его персональных данных, в том числе защиты прав на неприкосновенность частной жизни, личную и семейную тайну.
    2. Настоящая политика Оператора в отношении обработки персональных данных (далее – Политика) применяется ко всей информации, которую Оператор может получить о посетителях веб-сайта https://tatfil.ru.
  2. 2. Основные понятия, используемые в Политике

    1. Автоматизированная обработка персональных данных – обработка персональных данных с помощью средств вычислительной техники.
    2. Блокирование персональных данных – временное прекращение обработки персональных данных (за исключением случаев, если обработка необходима для уточнения персональных данных).
    3. Веб-сайт – совокупность графических и информационных материалов, а также программ для ЭВМ и баз данных, обеспечивающих их доступность в сети интернет по сетевому адресу https://tatfil.ru.
    4. Информационная система персональных данных — совокупность содержащихся в базах данных персональных данных, и обеспечивающих их обработку информационных технологий и технических средств.
  3. 3. Основные права и обязанности Оператора

    1. Оператор имеет право:

      • получать от субъекта персональных данных достоверные информацию и/или документы, содержащие персональные данные;
      • в случае отзыва субъектом персональных данных согласия на обработку персональных данных Оператор вправе продолжить обработку персональных данных без согласия субъекта персональных данных при наличии оснований, указанных в Законе о персональных данных;
      • самостоятельно определять состав и перечень мер, необходимых и достаточных для обеспечения выполнения обязанностей, предусмотренных Законом о персональных данных и принятыми в соответствии с ним нормативными правовыми актами, если иное не предусмотрено Законом о персональных данных или другими федеральными законами.
    2. Оператор обязан:

      • предоставлять субъекту персональных данных по его просьбе информацию, касающуюся обработки его персональных данных;