Исемнәр

А Ә Б В Г Д Җ 3 И Й К Л М Н О П Р С Т У Ү Ф Х Ц Ч Ш Я

Гыйздәтуллин Флорит Вахит улы

Башкаручының программасы

ТР Яр Чаллы шәһәрендә туа

14 гыйнвар 1991 ел

Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артисты (2013-2022)

  • Татарстан Республикасының атказанган артисты (2019)

Биография

Флорит Гыйздәтуллин 2013 елда Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетын (Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор В.Ә.Ганеева классын) тәмамлый. Шул ук елны ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты булып эшли башлый. А.Ф.Фәйзрахманов җитәкләгән әлеге затлы ансамбль белән ул илебезнең бик күп төбәкләрендә һәм чит илдә яшәүче милләттәшләребез алдында чыгыш ясый. Ул ансамбльнең «Без – Илһамлы!» (2013), «Яшәү барыбер кызык», «Безнең аһәң» (2015), «Гәрәбә» (2016), «Олы юл әйтте» (2016), «Алып калыр өмет» (2017), «Борчылма» (2018) һәм башка концерт программаларында сольный чыгышлары белән катнаша. Ул шулай ук 2011 елда «Татар моңы» һәм Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара җыр конкурсларында, 2013 елда Галия Кайбицкая исемендәге I халыкара җыр конкурсында лауреат була. 2017 елда аңа «Болгар радиосы» ның «Ел ачышы» дигән милли музыкаль премиясе тапшырыла. Ф. Гыйздәтуллин ансамбльдә җырлау белән бергә барлык бию һәм инструменталь номерларда да катнаша, думбыра, ятаган, татар гөсләсе, саз, җәя һәм уен коралларында уйный. Ул ансамбль белән төрле хөкүмәт күләмендә үтә торган чараларда, халыкара форумнарда, фестивальләрдә, күргәзмәләрдә чыгыш ясый: «Яшел атна» (Германия), «Нәүрүз» (Төркия), Африкада «Тунис Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияты һәм әдәбияты көннәре», Монголиядә «Монгол-Россия дуслыгы айлыгы», Литвада «Руденинес», Казанда «Филармониада», Франциядә «SIA», Нидерланда Короллегендә «Флориада-2013», Испаниядә «Каталония язы», Италиядә «Рус Ривьерасы» һәм башкалар шундыйлардан. Ансамбль составында 2014 елда Кырымда узган «Кырым, Россия, Украина халыклары дуслыгы» дигән халыкара фестивальдә чыгыш ясый. Кырым Республикасында Россия мәдәни мирасын саклауга үз өлешен кертүе өчен Россия Федерациясенең Мәдәният министрының рәхмәт хаты (2014) белән бүләкләнә. Ансамбль белән ул Татарстан районнары һәм авыллары буйлап кына түгел, Россиянең зур шәһәрләрендә һәм чит илләрдә (Германия, Франция, Оман солтанаты, Монголия, Литва, Польша, Төркия, Австрия, Нидерландия Королльлеге, Тунис, Чехия, Финляндия, Казахстан, Төркмәнстан, Судан Республикасы, Италия, Испания, Республика Сан-Марино, Кытай Халык Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлеге, Мисыр һ.б.) татар сәнгате үрнәкләрен җиткерә. Флорит Гыйздәтуллин тормыш иптәше – ансамбль солисткасы, Татарстанның атказанган артисткасы Алсу Гыйздәтуллина белән бер сәхнәдә иҗат итәләр, төрле мәдәни чараларда, концертларда дуэт булып чыгыш ясыйлар. Җыр сөюче тамашачы бу матур пар белән аларның күпсанлы клиплары аша да яхшы таныш.

Материаллар

Башкаручының программасы


  1. 1. Общие положения

    Настоящая политика обработки персональных данных составлена в соответствии с требованиями Федерального закона от 27.07.2006. №152-ФЗ «О персональных данных» (далее - Закон о персональных данных) и определяет порядок обработки персональных данных и меры по обеспечению безопасности персональных данных, предпринимаемые Татарская Государственная Филармония имени Габдуллы Тукая (далее – Оператор).

    1. Оператор ставит своей важнейшей целью и условием осуществления своей деятельности соблюдение прав и свобод человека и гражданина при обработке его персональных данных, в том числе защиты прав на неприкосновенность частной жизни, личную и семейную тайну.
    2. Настоящая политика Оператора в отношении обработки персональных данных (далее – Политика) применяется ко всей информации, которую Оператор может получить о посетителях веб-сайта https://tatfil.ru.
  2. 2. Основные понятия, используемые в Политике

    1. Автоматизированная обработка персональных данных – обработка персональных данных с помощью средств вычислительной техники.
    2. Блокирование персональных данных – временное прекращение обработки персональных данных (за исключением случаев, если обработка необходима для уточнения персональных данных).
    3. Веб-сайт – совокупность графических и информационных материалов, а также программ для ЭВМ и баз данных, обеспечивающих их доступность в сети интернет по сетевому адресу https://tatfil.ru.
    4. Информационная система персональных данных — совокупность содержащихся в базах данных персональных данных, и обеспечивающих их обработку информационных технологий и технических средств.
  3. 3. Основные права и обязанности Оператора

    1. Оператор имеет право:

      • получать от субъекта персональных данных достоверные информацию и/или документы, содержащие персональные данные;
      • в случае отзыва субъектом персональных данных согласия на обработку персональных данных Оператор вправе продолжить обработку персональных данных без согласия субъекта персональных данных при наличии оснований, указанных в Законе о персональных данных;
      • самостоятельно определять состав и перечень мер, необходимых и достаточных для обеспечения выполнения обязанностей, предусмотренных Законом о персональных данных и принятыми в соответствии с ним нормативными правовыми актами, если иное не предусмотрено Законом о персональных данных или другими федеральными законами.
    2. Оператор обязан:

      • предоставлять субъекту персональных данных по его просьбе информацию, касающуюся обработки его персональных данных;