Исемнәр

А Ә Б В Г Д Җ 3 И Й К Л М Н О П Р С Т У Ү Ф Х Ц Ч Ш Я

Гыйлфанов Рөстәм Марсель улы

Башкаручының программасы

Мөслим районы Төйгилде авылында туа

15.12.1986 ел

Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артисты

  • «Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы лауреаты (2010), Рәшит Ваһапов исемендәге XI Халыкара татар жыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы лауреаты (2015), Татарстанның атказанган артисты (2016)

Биография

Рөстәм Гыйлфанов 2004 елда Мөслим районы музыка мәктәбен (вокал һәм баян классы) тәмамлый. 2006 елда ул Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленә, аның сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның чакыруы буенча, Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының өченче курсында Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев классында белем алган елларында ук эшкә килә. Ул бик тиз арада ансамбльнең күпкырлы иҗади яшәешенә, мохитенә кереп китә һәм үзен әйдәп баручы солист итеп таныта. Лирик тенор тавышлы җырчының репертуары гаять бай, башкарган җырларының күбесе халык җырлары, классик композиторлар әсәрләреннән гыйбарәт. Ансамбльдә эшләү дәверендә Рөстәм Гыйлфанов ансамбль составында төрле тематик концерт программаларында, әйтик «Җырларыбыз күтәрелсен Кояш, Айларга!» (2007), «Көй эзләү» (2008), «Концерт-Риваять» (2010), «Дусларча...», «Онытырга мөмкин түгел» (2011), «Бергәләшеп» (2012 ) , «Без – Илһамлы!» (2013), «Яшәү барыбер кызык», «Безнең аһәң» (2015), «Гәрәбә» (2016), «Олы юл» (2016) һәм башкаларда катнашып, үзенең вокаль образын тудырды. Шулай ук Рөстәм Гыйлфанов «Аһ, син, заман» (2010), «Казан-Универсиада» (2012), «Степларда егет печән чаба» (2013) һәм ансамбльнең башка клипларында төп башкаручы буларак катнаша. Табигатьтән бирелгән сәләте, профессионализмы, үз-үзенә таләпчәнлеге аңа төрле эчтәлектәге музыкаль әсәрләрне – озын, моңлы халык көйләрен, композиторлар әсәрләрен тиешле профессиональ кимәлдә башкарырга ярдәм итә. Ансамбльнең «Мирас», «Хәзинә», «Концерт-Риваять», «Туган җиреңнән китмә» һәм башка телевизион һәм радиоконцертларында чыгыш ясый, 2016 елда үзенең беренче СD-альбомын яздырып чыгарды. Рөстәм Гыйлфанов ансамбль белән хөкүмәт күләмендә үтә торган төрле чараларда, халыкара форумнарда, фестивальләрдә, күргәзмәләрдә еш катнаша. Мәсәлән, Германиядә узган «Яшел атна», Төркиядә «Нәүрүз», «Yafem», «Казан – төрки дөньяның мәдәни мәркәзе», Африкада «Тунис Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм әдәбияты көннәре», Монголиядә «Монгол-Россия дуслыгы айлыгы», Литвада «Руденинес», Казанда «Филармониада» , Франциядә «SIA», Нидерланд Корольлегендә «Флориада-2013», Испаниядә «Каталония язы», Италиядә «Рус Ривьерасы» һәм башкалар шундыйлардан. Ансамбль составында 2014 елның 27 февраленнән 3 мартына кадәр Кырымда узган «Кырым, Россия, Украина халыклары дуслыгы» дигән халыкара фестивальдә чыгыш ясый. Ансамбль белән ул Татарстан районнары һәм авыллары буйлап кына түгел, Россиянең зур шәһәрләрендә һәм чит илләрдә (Германия, Франция, Оман солтанлыгы, Монголия, Литва, Польша, Төркия, Австрия, Нидерланд Корольлеге, Тунис, Чехия, Финляндия, Казахстан, Төркмәнстан, Судан Республикасы, Италия, Испания, Сан-Марино Республикасы, Кытай Халык Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлеге һәм башкалар) татар сәнгате үрнәкләрен җиткерә. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен» (2011) билгесе; Татар халкының музыка фольклорын саклауга зур өлеш кертүе өчен Татарстан Президентының Рәхмәт хаты (2014); Кырым Республикасында Россия мәдәни мирасын саклауга үз өлешен кертүе өчен Россия Федерациясенең Мәдәният министрының рәхмәт хаты (2014); «Муса Җәлилнең 110 еллыгы» уңаеннан истәлекле медале (2016) белән бүләкләнә.

Материаллар

Башкаручының программасы


  1. 1. Общие положения

    Настоящая политика обработки персональных данных составлена в соответствии с требованиями Федерального закона от 27.07.2006. №152-ФЗ «О персональных данных» (далее - Закон о персональных данных) и определяет порядок обработки персональных данных и меры по обеспечению безопасности персональных данных, предпринимаемые Татарская Государственная Филармония имени Габдуллы Тукая (далее – Оператор).

    1. Оператор ставит своей важнейшей целью и условием осуществления своей деятельности соблюдение прав и свобод человека и гражданина при обработке его персональных данных, в том числе защиты прав на неприкосновенность частной жизни, личную и семейную тайну.
    2. Настоящая политика Оператора в отношении обработки персональных данных (далее – Политика) применяется ко всей информации, которую Оператор может получить о посетителях веб-сайта https://tatfil.ru.
  2. 2. Основные понятия, используемые в Политике

    1. Автоматизированная обработка персональных данных – обработка персональных данных с помощью средств вычислительной техники.
    2. Блокирование персональных данных – временное прекращение обработки персональных данных (за исключением случаев, если обработка необходима для уточнения персональных данных).
    3. Веб-сайт – совокупность графических и информационных материалов, а также программ для ЭВМ и баз данных, обеспечивающих их доступность в сети интернет по сетевому адресу https://tatfil.ru.
    4. Информационная система персональных данных — совокупность содержащихся в базах данных персональных данных, и обеспечивающих их обработку информационных технологий и технических средств.
  3. 3. Основные права и обязанности Оператора

    1. Оператор имеет право:

      • получать от субъекта персональных данных достоверные информацию и/или документы, содержащие персональные данные;
      • в случае отзыва субъектом персональных данных согласия на обработку персональных данных Оператор вправе продолжить обработку персональных данных без согласия субъекта персональных данных при наличии оснований, указанных в Законе о персональных данных;
      • самостоятельно определять состав и перечень мер, необходимых и достаточных для обеспечения выполнения обязанностей, предусмотренных Законом о персональных данных и принятыми в соответствии с ним нормативными правовыми актами, если иное не предусмотрено Законом о персональных данных или другими федеральными законами.
    2. Оператор обязан:

      • предоставлять субъекту персональных данных по его просьбе информацию, касающуюся обработки его персональных данных;