Башкаручының программасы
Казан шәһәре
15.09.1926 - 01.08.2020
балет артисткасы
Биография
Наҗия Гатиатуллина (Сәйфетдинова) Казанның Татар бистәсендә эшче гаиләсендә туып үсә. Әтисе сугыш башланыр алдыннан үлеп китә. Әниләре бу авыр елларда өч баланы берүзе тәрбияләп үстерә. Наҗия мәктәпне тәмамлагач, төрле эшләрдә эшләп карый, әмма биюче булу теләге тынгы бирми.Үзлегеннән биергә өйрәнгән кыз Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә килеп бәхетен сынап карый. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Зөләйха Әхмәтова һәм тәҗрибәле биюче Салих Әхмәров аның сәләтен тоемлап, 1945 елда ансамбльгә кабул итәләр. Шул ук елның апрель аенда ул коллектив белән Республика буенча үзенең тәүге гастрольләренә чыгып китә. Авылларда ул чакта төрле авыр шартларда чыгыш ясауларына карамастан, тамашачыларның кайнар алкышлары аларга илһам бирә.
Зөләйха Әхмәтова парлы биюләргә Наҗияне Мансур Гатиатуллин белән бергә куя торган була. Алар бер-берсен яратып, 1952 елда гаилә коралар, бергә иҗат итә башлыйлар. Алар башкаруында дистәләгән халык биюләрен, бигрәк тә «Лирик бию»не, «Батрак биюе»ен тамашачы яратып кабул итә. Тормыш иптәше, Татарстанның халык артисты Мансур Гатиатуллин гомеренең соңгы елларында Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә хореограф-репетитор булып эшли.
Наҗия Гатиатуллина шулай ук ансамбльдә күренекле биючеләр – Рәхим Сабиров, Ильяс Якупов, Фәйтүнә Абдуллина, Гөлсем Баһманова белән бергә чыгыш ясый.
1958 елда ул күренекле җырчылар Усман Альмеев һәм Җәваһирә Сәлахова бригадасында Кореяга гастрольга бара, 1960 елда Ансамбль белән Кытай шәһәрләрендә чыгыш ясый.
Лаеклы ялга чыгар алдыннан, ул Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә эшли, танылган җырчыларның концертларында чыгыш ясый. Наҗия ханым Гатиатуллина бик еш Татар филармониясенә – сәхнә ветераннары «Илһамият» клубының төрле чараларына килеп йөрде. 2020 елның беренче августында 94 яшендә вафат булды, Казанда җирләнде.