Исемнәр

А Ә Б В Г Д Җ 3 И Й К Л М Н О П Р С Т У Ү Ф Х Ц Ч Ш Я

Гарифуллина Гөлнара Мулланур кызы

Башкаручының программасы

Ижау шәһәре

15 июнь 1971 ел

Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестры солисты

  • Татарстанның атказанган артисты (2007), «Viva-music» Халыкара конкурсының Гран-при иясе (Черногория, 2011)

Биография

1995 елда домра белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Уку дәверендә күп кенә музыкаль конкурсларда, шул исәптән 1990 елда Казанда (3 премия), 1994 елда Әстерханда узган (диплом) уен коралларында башкаручылар конкурсларында катнаша. Г. М. Гарифуллина – Халык уен кораллары оркестрының югары профессиональ әзерлекле, осталык өстендә даими эшләүче музыканты. 1991 елда ул Харис Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге татар халык уен кораллары ансамблендә эшли башлый. 1993 елдан Гөлнара Гарифуллина Татар филармониясе солисты. «Пляска цыганок» (С.Рахманинов), Концерт (Н.Будашкин), «Зима» (А.Вивальди), 2006 елда Г.М.Гарифуллина Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры белән "Огни большого города” фильмыннан музыка башкара. Халык уен кораллары оркестры белән Татарстан (Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама) һәм Россия (Мәскәү, Санкт-Петербург) шәһәрләрендә, чит илләрдә (Австрия, Германия, Болгария, Италия, Көньяк Корея, Португалия) уңышлы чыгышлар ясый, оркестрны фондындагы барлык язмаларны булдыруда катнаша. Гөлнара Гарифуллина үз уен коралын популярлаштыруга, аны пропагандалауга күп өлеш кертә. Оркестрда эшләү белән бергә Казан шәһәренең Кече сәнгать Академиясендә укыта. «Тал бөгелә» дип аталган татар композиторлары пьесалары җыентыгы (2002), «Сборник переложений, обработок», «Современный домрист» хезмәтләре авторы. Әлеге хезмәтләр домрада уйнарга өйрәтүче мөгаллимнәр арасында бик популяр. Аның тарафыннан рус һәм татар телләрендә басылган, өч кыллы домрада уйнарга өйрәтүче махсус программа төзелгән һәм ул балалар музыка мәктәпләрендә зур уңыш белән кулланыла. Гөлнара Мулланур кызының укучылары арасында “Сөембикә варислары”, “Дуслык таҗы”, “Нәүрүз бәйрәме”, “Татар көйләре яңгырый”, ”Халык иҗаты фестивале” конкурс-фестивальләрендә уңыш казанган, соңрак укуларын югары музыкаль уку йортларында дәвам иткән музыкантлар бихисап. «Соловей» (А.Алябьев – А.Вьетан), «Балетные сцены» (Ш. Берио), «Медитанго» (А. Пьяццолла), халык көйләренә А.Цыганков ясаган музыкаль эшкәртмәләр - «Перевоз Дуня держала», «Голубка» (куба халык җыры) – болар артист репертуарындагы әсәрләрнең бер өлеше генә. Домра уенында осталыгын артист оркестр белән башкарган И.С.Бахның ике ре-минор скрипкасы өчен концертының домра өчен эшкәртмәсе, «Я табун стерегу», «Серьезные вариации», «Испанское каприччио» әсәрләрендә тулаем ача. Г. Гарифуллина – җете авазлар белән уңай хакимлек итүче талантлы музыкант. «Мар дяндя», «Частушки» (А.Цыганков), «Джазовый экспромт» (Г. Шендеров), В.Козловның «Пьеса в стиле Фламенко» әсәре, Р. Бакировның татар халык җырлары темасына «Концерт фантазия»се - артист репертуарының затлы бер өлеше.

Материаллар

Башкаручының программасы


  1. 1. Общие положения

    Настоящая политика обработки персональных данных составлена в соответствии с требованиями Федерального закона от 27.07.2006. №152-ФЗ «О персональных данных» (далее - Закон о персональных данных) и определяет порядок обработки персональных данных и меры по обеспечению безопасности персональных данных, предпринимаемые Татарская Государственная Филармония имени Габдуллы Тукая (далее – Оператор).

    1. Оператор ставит своей важнейшей целью и условием осуществления своей деятельности соблюдение прав и свобод человека и гражданина при обработке его персональных данных, в том числе защиты прав на неприкосновенность частной жизни, личную и семейную тайну.
    2. Настоящая политика Оператора в отношении обработки персональных данных (далее – Политика) применяется ко всей информации, которую Оператор может получить о посетителях веб-сайта https://tatfil.ru.
  2. 2. Основные понятия, используемые в Политике

    1. Автоматизированная обработка персональных данных – обработка персональных данных с помощью средств вычислительной техники.
    2. Блокирование персональных данных – временное прекращение обработки персональных данных (за исключением случаев, если обработка необходима для уточнения персональных данных).
    3. Веб-сайт – совокупность графических и информационных материалов, а также программ для ЭВМ и баз данных, обеспечивающих их доступность в сети интернет по сетевому адресу https://tatfil.ru.
    4. Информационная система персональных данных — совокупность содержащихся в базах данных персональных данных, и обеспечивающих их обработку информационных технологий и технических средств.
  3. 3. Основные права и обязанности Оператора

    1. Оператор имеет право:

      • получать от субъекта персональных данных достоверные информацию и/или документы, содержащие персональные данные;
      • в случае отзыва субъектом персональных данных согласия на обработку персональных данных Оператор вправе продолжить обработку персональных данных без согласия субъекта персональных данных при наличии оснований, указанных в Законе о персональных данных;
      • самостоятельно определять состав и перечень мер, необходимых и достаточных для обеспечения выполнения обязанностей, предусмотренных Законом о персональных данных и принятыми в соответствии с ним нормативными правовыми актами, если иное не предусмотрено Законом о персональных данных или другими федеральными законами.
    2. Оператор обязан:

      • предоставлять субъекту персональных данных по его просьбе информацию, касающуюся обработки его персональных данных;