Исемнәр

А Ә Б В Г Д Җ 3 И Й К Л М Н О П Р С Т У Ү Ф Х Ц Ч Ш Я

Булыгина Елена Александровна

Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәре

1975 елның 15 августында

Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры артисты

  • Татарстан Республикасының атказанган артисткасы (2024 ел)

Биография

1990 елда Сарапул шәһәре балалар музыка мәктәбен (домра классы), 1994 елда – Удмурт Республикасы музыка училищесын («домра» классы), 1999 елда – Казан дәүләт консерваториясен («домра», профессор Г.Ф.Мөхәметдинова классы) тәмамлый.

Е.Булыгина профессиональ иҗади эшчәнлеген әле студент булган чагында ук, 1996 елда Россиянең халык артисты, профессор А.И.Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрында (альт домра төркемендә) башлый һәм бүгенге көндә дә иҗади эшчәнлеген уңышлы дәвам итә. Ул оркестрның 800 дән артык әсәрен үз эченә алган гаҗәеп бай   репертуарын профессиональ дәрәҗәдә башкаруда катнаша.

Аның башкару сәләте бигрәк тә оркестрга кушылып чыгыш ясаган Рәсәйнең атаклы сәнгать осталары: И. Кобзон, Е. Образцова, А. Литвиненко, З. Соткилава, А.Цыганков, Л.Сметанников, Л. Абрамова, В.Овсянников, Е.Молодцова, В.Ковтун, А.Шаһиморатова, Л.Лещенко, М.Казаков, Д.Гарипова һ.б. белән оештырылган концертларда киң чагылыш таба. Чөнки әлеге сәнгать өлкәсендәге шөһрәт казанган йолдызлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау – оркестр музыкантларыннан зур җаваплылык сорый.

Ул һәрвакыт үзенең иҗади мөмкинлеген үстерү, камилләштерү өстендә эшли, 2019 елдан оркестр базасында оешкан «Alt-Folk» альт домралар төркемендә (җитәкчесе – Татарстанның атказанган артисткасы М. Маслакова) чыгыш ясый. Әлеге ансамбль белән музыкант 2020 елда «Триада» Бөтенроссия конкурсында (Мәскәү), 2021 елда «Халык көйләре» Бөтенроссия конкурсында (Казан), «BEIGING STAR» Халыкара конкурсында (Кытай) катнашып I урын лауреат исемнәренә, 2023 елда «Лик Домер» домрада уйнаучылар II Халыкара конкурсында (Екатеринбург) чыгыш ясап, Россиянең профессиональ иҗат коллективлары арасында II урын лауреат исеменә лаек була.

Елена Булыгина Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры составында төрле халыкара фестиваль-конкурсларда чыгыш ясый; коллектив 2008 елда Көньяк Кореяда Сеул шәһәрендә «Россия-Корея» халыкара фестивалендә чыгыш ясап, Гран-Прига ия була; 2010 елда Болгариядә «Фольклор без границ» исемле халыкара конкурс-фестивалендә, 2012 елда Италиядә Ланчано шәһәрендә халыкара конкурста, 2013 елда Португалиядә «Ветер с востока» халыкара сәнгать фестивалендә һ.б. катнашып лауреат исемнәренә лаек була. Окестр белән Австрия (1998), Болгария (2010), Италия (2010), Португалия (2013), Корея Республикасы (2008-2009, 2015) кебек чит илләрдә гастрольләрдә була. Шулай ук оркестр белән аңа Халыкара күләмдә билгеле булган мәдәни-спорт буенча чараларда узган концертларда чыгыш ясарга насыйп була. Алар арасында «Универсиада» ХХVII Бөтендөнья җәйге студентлар уены (2013), «Фехтование буенча дөнья чемпионаты» (2014), «FINA» су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты (2015), «FIFA» футбол чемпионаты (2018), һөнәри осталык буенча 45 нче «WorldSkills Kazan» (2019) дөнья чемпионаты һ.б. чараларда катнаша.

Аның чыгышы Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының Татарстан телевидениесе һәм радиосының «алтын фонды»на кергән барлык язмаларында да урын алган.

Е. А. Булыгина 2006 елдан Казан шәһәре Совет районы №6 нчы өстәмә белем бирү балалар мәктәбендә домра, гитара, халык уен кораллары оркестры һәм ансамбле классы буенча укытучы булып эшли. Аның укучылары конкурс-фестивальләрдә катнашып җиңүле урыннар яулыйлар, шәһәр күләмендә узган төрле тантаналы һәм бәйрәм концертларында, тернәкләндерү үзәкләрендә, музейларда чыгыш ясыйлар.

                                                                                                  

Материаллар

Башкаручының программасы


  1. 1. Общие положения

    Настоящая политика обработки персональных данных составлена в соответствии с требованиями Федерального закона от 27.07.2006. №152-ФЗ «О персональных данных» (далее - Закон о персональных данных) и определяет порядок обработки персональных данных и меры по обеспечению безопасности персональных данных, предпринимаемые Татарская Государственная Филармония имени Габдуллы Тукая (далее – Оператор).

    1. Оператор ставит своей важнейшей целью и условием осуществления своей деятельности соблюдение прав и свобод человека и гражданина при обработке его персональных данных, в том числе защиты прав на неприкосновенность частной жизни, личную и семейную тайну.
    2. Настоящая политика Оператора в отношении обработки персональных данных (далее – Политика) применяется ко всей информации, которую Оператор может получить о посетителях веб-сайта https://tatfil.ru.
  2. 2. Основные понятия, используемые в Политике

    1. Автоматизированная обработка персональных данных – обработка персональных данных с помощью средств вычислительной техники.
    2. Блокирование персональных данных – временное прекращение обработки персональных данных (за исключением случаев, если обработка необходима для уточнения персональных данных).
    3. Веб-сайт – совокупность графических и информационных материалов, а также программ для ЭВМ и баз данных, обеспечивающих их доступность в сети интернет по сетевому адресу https://tatfil.ru.
    4. Информационная система персональных данных — совокупность содержащихся в базах данных персональных данных, и обеспечивающих их обработку информационных технологий и технических средств.
  3. 3. Основные права и обязанности Оператора

    1. Оператор имеет право:

      • получать от субъекта персональных данных достоверные информацию и/или документы, содержащие персональные данные;
      • в случае отзыва субъектом персональных данных согласия на обработку персональных данных Оператор вправе продолжить обработку персональных данных без согласия субъекта персональных данных при наличии оснований, указанных в Законе о персональных данных;
      • самостоятельно определять состав и перечень мер, необходимых и достаточных для обеспечения выполнения обязанностей, предусмотренных Законом о персональных данных и принятыми в соответствии с ним нормативными правовыми актами, если иное не предусмотрено Законом о персональных данных или другими федеральными законами.
    2. Оператор обязан:

      • предоставлять субъекту персональных данных по его просьбе информацию, касающуюся обработки его персональных данных;