Башкаручының программасы
Мари Республикасының Совет районы Шуй-Мучаш авылында туа
1969 елның 30 март
Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры музыканты (2007 - 2023 еллар)
Биография
1994 елда Казан дәүләт консерваториясенең «Инструменталь башкару» бүлеген (баян) тәмамлый. 1987-1992 елларда В.И.Ленин исемендәге Мәдәният сараеның җыр һәм бию ансамблендә баянчы-аккомпаниатор, 2000-2001 елларда «Казан» милли-мәдәни үзәге халык уен кораллары оркестрында концертмейстер, 2001-2007 елларда Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестры артисты булып эшли. 2007-2023 елларда Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры музыканты була. Аның уен кимәле виртуозлык, авазның югары сыйфаты, ритмик сыгылмалык, музыка бормаларының төгәллеге белән аерылып тора.
Артистның репертуарында Г.Шендеровның «Волжские картины» дип аталган баян өчен концерты, В.Семеновның «Донская рапсодия» әсәре, Коняевның «Концертная пьеса»сы, «Утушка луговая», «Семеновна» рус халык җырлары, «Эрбет», «Әпипә», «Зәлидә» татар халык көйләре бар.