Исемнәр

А Ә Б В Г Д Җ 3 И Й К Л М Н О П Р С Т У Ү Ф Х Ц Ч Ш Я

Басыйрова Зифа Җәмил кызы

Башкаручының программасы

ТАССРның Мөслим районы, Мөслим авылы

04.07.1910 - 07.02.1979

актриса, җырчы

  • ТАССРның атказанган артисты (1950),
  • Ике тапкыр «Мактау билгесе» ордены һәм төрле медальләр белән бүләкләнә

Биография

Яшьтән ятим кала, үзешчән сәнгатьтән профессиональ сәнгатькә килә. Казан театр техникумын тәмамлый (1932), озак еллар Татар дәүләт академия театрында артистка булып эшли. Театрда музыкаль драмаларда башкарган җырлы рольләре аны халыкның яраткан артисткасына әверелдерә һәм халык мәхәббәте, җырга булган мәхәббәте аны эстрадага китерә. Махсус музыкаль белеме булмаса да, халык җырларының нечкәлеген яхшы белү, үз өстендә туктаусыз эшләве, тырышлыгы һәм таланты аңа профессиональ җырчы булып җитешергә ярдәм итә. 1936-1954 елларда театрда эшләү чорында ул Т.Гыйззәтнең “Бишбүләк” спектаклендә Маһинур, Х.Фәтхуллинның “Күзләр” спектаклендә Рәйсә, Г.Камалның “Хафизәләм, иркәм” спектаклендә Хафизә рольләрен һ.б.образларны гәүдәләндерә. Баянчы Рокыя Ибраһимова белән берлектә алар эстрадада халык җырларын баянга башкаручы ансамбль оештыралар. Шул рәвешле, алар күп кенә татар халык җырларын татар эстрадасында беренче башкаручы булдылар. Язучы Флүр Баһаутдинов “Зифа Басыйрова” китабында җырчының сугыш елларындагы эшчәнлеге хакында болай дип яза: “Сугыш башлангач, артистларга мөһим эш йөкләнә: концерт программалаы төзеп, көнгә берничә тапкыр хәрби комиссариат ишегалларында, вокзал мәйданчыгында сугышка китүчеләр өчен саубуллашу концертлары бирелә. Бу концертларда катнашуны артистлар үзләренең изге бурычы дип саный. Зифа Басыйрова да концертларда еш катнаша. Солдатлар поездларга төялеп сугышка китә, артистлар җырлый, халык елый... Озак та үтми, Казанга яраланган солдатларны кайтара башлыйлар. Күп кенә мәктәпләр, больницалар госпитальләргә әверелә. Медицина хезмәткәрләре җитешми. Артистлар арасыннан егермеләп хатын-кыз, кыска вакытлы шәфкать туташлары курсында укып, госпитальләрдә эшли башлый. Алар арасында Зифа Басыйрова да була. Алар яралы солдатларны ашаталар, хатлар язып бирәләр, кычкырып китап укыйлар, концертлар куялар. Әлбәттә инде, яраларын бәйлиләр, солдатларның хәлен белешеп-сөйләшеп торалар, яралылар өчен кан да бирергә туры килә... Зифа Басыйрова сугыш елларында халыкка аеруча якын була.Газиз улларын сагынган аналар да, сөекле ирләрен сугышка озаткан ялгыз хатыннар да, сөйгәннәреннән аерылган яшь кызлар да, ут эчендә көрәшкән асыл ирләр дә аның җырын тыңлап, яралы йөрәкләренә шифа ала, юаныч таба. Зифа үзе дә артистларның фронт бригадалары составында хәрәкәттәге армия сугышчылары алдында концерт биреп йөри. Бервакыт аларның сәхнә ролен үтәгән “ЗИС-5” машинасы, бомбага эләгеп, күккә оча. Бәхеткә, Зифа Басыйрова бу мәхшәрдә зыян күрми. Әлеге вакыйга турында Зифа апа: “Смоленск тирәсендәрәк бер авыл янында концерт бирә башладык. Көтмәгәндә һавада “Мессершмитт”лар күренде. Без сәхнә хезмәтен үтәгән автомашина арбасы астына кереп качтык. Немец ут ачып,бомбага тотып киткәннән соң карасак, машинабызның моторы челпәрәмә килгән. Арбасы исән иде, концертны дәвам иттек. Концерт беткәч, полк командиры, безгә икенче машина биреп, күрше частька озатып калды”,– дип сөйли... Сугыш еелларының отчетыннан күренгәнчә, 1941 елның июленнән алып 1943 елның азагына кадәр Зифа Басыйрова 98 шефлык концертында чыгыш ясый. Дөрес, аннан да уздырган артистлар була. Мәсәлән, Рокыя Ибраһимова 166 концертта катнаша, Әзәл Яһүдин – 120, Рәшидә Җиһаншина 113 концертта һ.б. Шулай итеп, Зифа Басыйрова да сугыш вакытында шефлык концертларында иң актив катнашкан 8 артист арасында искә алына.Сугыш вакытында чираттагы ялга китүләр турында сүз дә булмый,әлбәттә. Җәйге ял урынына артистлар йә гастрольгә китә, яисә фронт өчен концертлар куялар. 1943 елның җәендә театр артистлары (З. Басыйрова, Г. Булатова, Ф. Камалова, А. Масаутова, Г. Камская һ.б.) Татар дәүләт филармониясенә җибәреләләр. Филармония артистлары белән алар ике ай дәвамында концертлар куеп йөриләр...” 1955-1964 елларда ул Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы булып халкыбызга хезмәт итә.Аның концерт бригадасында нәфис сүз осталары: Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһүдин, музыкантлар: Мохтар Әхмәдиев (баян), Алия Фәйзуллина (рояль), Исмәгыйль Һилалов (мандолина), Фәйзи Биккинин (гармоника), һәм башкалар эшли. Филармониядә эшләү елларында ул күренекле җырчылар Рәшит Ваһапов, Разия Тимерханова, Габдулла Рәхимкуловлар белән чыгыш ясый. Шул дәвер эчендә Зифа Басыйрова - татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсенә әверелә. Матур, җан җылымлы тавышы, үзенчәлекле башкару алымы һәм осталыгы, тирән эчтәлекле, ныклап уйланылган репертуары җырчы Зифа Басыйрованы республикабызда гына түгел, аннан читтә, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә таныта. Зифа Басыйрова 1979 елның 7 февралендә вафат була, Казанда Татар зиратында җирләнә. Аның туган төбәге – Мөслим районы Мәдәният йорты һәм бер урамы күренекле җырчы исемен йөртә. Туган якны өйрәнү җирле музееның бер өлеше Зифа Басыйровага багышланган.

Материаллар

Башкаручының программасы


  1. 1. Общие положения

    Настоящая политика обработки персональных данных составлена в соответствии с требованиями Федерального закона от 27.07.2006. №152-ФЗ «О персональных данных» (далее - Закон о персональных данных) и определяет порядок обработки персональных данных и меры по обеспечению безопасности персональных данных, предпринимаемые Татарская Государственная Филармония имени Габдуллы Тукая (далее – Оператор).

    1. Оператор ставит своей важнейшей целью и условием осуществления своей деятельности соблюдение прав и свобод человека и гражданина при обработке его персональных данных, в том числе защиты прав на неприкосновенность частной жизни, личную и семейную тайну.
    2. Настоящая политика Оператора в отношении обработки персональных данных (далее – Политика) применяется ко всей информации, которую Оператор может получить о посетителях веб-сайта https://tatfil.ru.
  2. 2. Основные понятия, используемые в Политике

    1. Автоматизированная обработка персональных данных – обработка персональных данных с помощью средств вычислительной техники.
    2. Блокирование персональных данных – временное прекращение обработки персональных данных (за исключением случаев, если обработка необходима для уточнения персональных данных).
    3. Веб-сайт – совокупность графических и информационных материалов, а также программ для ЭВМ и баз данных, обеспечивающих их доступность в сети интернет по сетевому адресу https://tatfil.ru.
    4. Информационная система персональных данных — совокупность содержащихся в базах данных персональных данных, и обеспечивающих их обработку информационных технологий и технических средств.
  3. 3. Основные права и обязанности Оператора

    1. Оператор имеет право:

      • получать от субъекта персональных данных достоверные информацию и/или документы, содержащие персональные данные;
      • в случае отзыва субъектом персональных данных согласия на обработку персональных данных Оператор вправе продолжить обработку персональных данных без согласия субъекта персональных данных при наличии оснований, указанных в Законе о персональных данных;
      • самостоятельно определять состав и перечень мер, необходимых и достаточных для обеспечения выполнения обязанностей, предусмотренных Законом о персональных данных и принятыми в соответствии с ним нормативными правовыми актами, если иное не предусмотрено Законом о персональных данных или другими федеральными законами.
    2. Оператор обязан:

      • предоставлять субъекту персональных данных по его просьбе информацию, касающуюся обработки его персональных данных;