Башкаручының программасы
Кама Тамагы районы Олы Кариле авылы
21.03.1927, Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында туган – 2009 елның 1 ноябрендә вафат була, Казанда җирләнә
Җырчы (сопрано)
- ТАССРның атказанган артисткасы (1968)
- Вокалистларның Бөтенроссия конкурсы лауреаты (1951).
Биография
1951–1977 елларда ТАССР Җыр һәм бию ансамбле солисты. Репертуарының күп өлешен татар халык җырлары тәшкил итә. Бигрәк тә озын, сузып җырлана торган «Зөлхиҗә», «Сибелә чәчәк», «Уел», «Бөдрә тал», «Сакмар су» һ.б. җырларны зур осталык белән башкара. Репертуарына С.Сәйдәшев, Ф.Яруллин, Ә.Бакиров, Р.Яхин, А.Ключарёв, З.Хәбибуллин һ.б. татар композиторларының җырлары, романслары; Көнбатыш Европа һәм рус композиторларының (Ш.Гуно, М.Глинка, Н.Римский-Корсаков, П.Чайковский) вокаль әсәрләре керә. Әхтәмованың башкару осталыгы әсәрләрнең поэтик һәм музыкаль эчтәлеген, тирәнлеген аңлап, аны тыңлаучыларга җиткерә белүе белән аерылып тора. Җыр һәм бию ансамбле белән ТАССР, СССР шәһәрләрендә, чит илләрдә (Вьетнам, Монголия, Корея) гастрольләрдә була.