Казан шәһәре
7 май 1988 ел
Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артисты
- Татарстан Республикасының атказанган артисткасы (2024)
Биография
Лилия (Сафина) Әхмәтҗанова 2010 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (хореография бүлеге) тәмамлый. Иҗади эшчәнлеген Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблендә биюче булып башлый. 2012 елда Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленә – аның сәнгать җитәкчесе Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов чакыруы буенча эшкә килә.
Табигатьтән бирелгән сәхнә осталыгына ия булган талантлы биюче Лилия Әхмәтҗанова тиз арада ансамбльнең бай репертуарын үзләштерә, вокаль-хореографик номерларда һәм концерт программаларында катнаша: «Бергәләшеп» (2012 г.), «Без – Илһамлы!» (2013 г.), «Яшәү барыбер кызык», «Безнең аһәң» (2015 г.), «Гәрәбә», «Олы юл» (2016 г.), «Алып калыр өмет» (2017 г.), «Борчылма» (2018 г.), «Тәгәри тормыш арбасы» (2019 г.), «Ышаныч» (2021 г.), «Хәрәкәттә – бәрәкәт» (2022 г.), «Кайтаваз» (2023 г.).
Лилия Әхмәтҗанова ансамбль белән төрле хөкүмәт күләмендә узган зур мәдәни чараларда, халыкара форумнарда, фестиваль, күргәзмәләрдә чыгыш ясый, актив гастрольләрдә катнаша, Татарстан районнары һәм авылларында, Россиянең зур шәһәрләрендә (Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск, Новосибирск, Кемерово, Томск, Омск, Әстерхан, Уфа, Чиләбе, Екатеринбург, Димитровград, Иваново, Йошкар-Ола, Ижау, Краснодар, Пермь, Оренбур һ.б.) һәм чит илләрдә (Германия, Төркия, Нидерланд Корольлеге, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Белоруссия һ.б.) татар сәнгате үрнәкләрен җиткерә. Коллектив Россиянең Луганск һәм Донецк Республикаларында да татар музыка фольклор сәнгатен күрсәтеп чыгыш ясады.
Ансамбльдә эшләү дәверендә бик матур иҗади гаиләләр барлыкка килә. Татарстанның атказанган артистлары – Лилия һәм Айдар Әхмәтҗановлар шундый гаиләләрнең берсе, алар икесе дә әлеге иҗат коллективында уңышлы эшләп киләләр.