Исемнәр

А Ә Б В Г Д Җ 3 И Й К Л М Н О П Р С Т У Ү Ф Х Ц Ч Ш Я

Әхмәтҗанов Айдар Мөҗәһит улы

Башкаручының программасы

Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында туа

19 август 1987 ел

Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артисты

  • Татарстан Республикасының атказанган артисты (2019).

Биография

Айдар Әхмәтҗанов музыкага гашыйк укытучылар гаиләсендә туа. Әтисе Мөҗәһит Әхмәтҗанов – балалар шагыйре, А.Алиш премиясе лауреаты, төрле уен коралларында уйнаучы һәвәскәр музыкант. Айдар курай, сорнай, таш сыбызгыда уйнарга балачагыннан ук әтисеннән өйрәнә, дүртенче сыйныфта укыганда аны әти-әнисе музыка мәктәбенә баян классына бирә. Уку елларында ул район төбәгендә узган мәдәни чараларда еш чыгыш ясый, курайда һәм баянда оста уйнарга өйрәнгән Айдар Әхмәтҗанов тора-бара төрле республика, бөтен Россия һәм халыкара күләмендә узган конкурсларда катнашып алдынгы урыннарны яулый: Кырымда халыкара балалар иҗаты төрек-татар фестивале (2001 ел), Ф. Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесе (2002 ел), «Сайрар сандугач иле» балалар республика бәйгесе (2003 ел) – шундыйлардан. Урта мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, Айдар Әхмәтҗанов Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка училищесына (баян классы) укырга керә. Уку елларында ук ул «Әлмәт» милли мәдәни үзәгенең «Яшьлек» инструменталь ансамблендә баянчы була, концертларда чыгыш ясарга сорнай, курайның да кирәге чыга. 2007 елда училищены тәмамлагач, ул укуын Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә, профессор А. Ю. Протасов классында дәвам итә. Консерваториядә укыганда ул Ринат Халитов җитәкләгән «Татарика» оркестрында да чыгыш ясарга вакыт таба, хромка һәм курайда уйный. Айдар Әхмәтҗанов төрле елларда абруйлы бәйгеләрдә: I Халыкара «С.Сәйдәшев исемендәге халык уен коралларында уйнаучылар һәм халык уен кораллары оркестрлары дирижерлары конкурсы»нда (2010), XII Ф.Туишев исемендәге республика гармунчылар конкурсында (2011), «Татар моңы» халыкара яшь башкаручыларның телевизион конкурсында (2011) катнашып алдынгы урыннарны яулый. 2008 елда Айдар Әхмәтҗанов Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблендә башта дирижер, аннан артист-инструменталист була. Концертлар вакытында аны Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов күреп ала һәм филармониягә – үзе җитәкләгән иҗат коллективына эшкә чакыра. Шулай итеп, 2011 елда Айдар Әхмәтҗанов әлеге ансамбльдә эшли башлый. Ул тиз арада коллективның җыр өлкәсен дә, бию сәнгатен дә, репертуар байлыгын да үзләштерә, музыка уен коралларында уйнаудан тыш, җырлый да, бии дә. Егет үзен төрле өлкәдә сынап каравын дәвам итә. Әмма киләчәген баян, гармун, курайсыз күз алдына да китерә алмый. Аңа борынгы көйләр бик якын, аның башкару алымы халыкчан. Ансамбльдә уйный алу, аны тоемлау, үз уен коралыңның яңгырашын ансамбльнең аһәңенә бәйли белү – музыканттан зур җаваплылык һәм музыкаль әзерлек таләп итә. Табигатьтән бирелгән сәләте, үз-үзенә таләпчәнлеге аңа төрле әсәрләрне һәм халык көйләрен ирекле импровизацияле милизмнар, бормалар белән оста итеп башкарырга ярдәм итә. Айдар Әхмәтҗанов ансамбль белән хөкүмәт күләмендә үтә торган төрле чараларда, халыкара форумнарда, фестивальләрдә, күргәзмәләрдә еш катнаша. Мәсәлән, Германиядә узган «Яшел атна», Төркиядә «Нәүрүз», «Yafem», «Казан – төрки дөньяның мәдәни мәркәзе», Африкада «Тунис Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм әдәбияты көннәре», Монголиядә «Монгол-Россия дуслыгы айлыгы», Литвада «Руденинес», Казанда «Филармониада» , Франциядә «SIA», Нидерланд Корольлегендә «Флориада-2013», Испаниядә «Каталония язы», Италиядә «Рус Ривьерасы», Кырымда 2014 елда узган «Кырым, Россия, Украина халыклары дуслыгы» дигән халыкара фестиваль һәм башкалар шундыйлардан. Ансамбль белән ул Татарстан районнары һәм авыллары буйлап кына түгел, Россиянең зур шәһәрләрендә һәм чит илләрдә (Германия, Франция, Оман солтанлыгы, Монголия, Литва, Польша, Төркия, Австрия, Нидерланд Корольлеге, Тунис, Чехия, Финляндия, Казахстан, Төркмәнстан, Судан Республикасы, Италия, Испания, Сан-Марино Республикасы, Кытай Халык Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлеге һәм башкалар) татар сәнгате үрнәкләрен җиткерә. Ансамбльдә беренче эшләгән көннәреннән алып Айдар Әхмәтҗанов коллективның фотографы һәм видеооператоры да булып тора. Ул төшергән фотосүрәтләр ансамбльнең альбом китапларында, фото һәм видеоархивында урын алган. Ансамбльнең һәм танылган татар эстрадасы җырчыларының сыйфатлы музыкаль клипларын төшерү остасы да әле ул. Аның ансамбль репертуарындагы «Әти-әни», «Лимонад», ансамбльнең солистлары Рөстәм Гыйльфановның «Кошлар тынды», «Сәлам, сәлам!», «Кайда алар?», Алсу һәм Флорита Гыйздәтуллиннарның «Гафу итә белик», «Кайчан гына очрашырбыз?!» һәм башка җырларына язылган клиплары «Татарстан – Яңа гасыр», «ТНВ – Планета», «Мәйдан», ГТРК «Татарстан» каналларында күрсәтелеп, тамашачы күңеленә керделәр.

Материаллар

Башкаручының программасы


  1. 1. Общие положения

    Настоящая политика обработки персональных данных составлена в соответствии с требованиями Федерального закона от 27.07.2006. №152-ФЗ «О персональных данных» (далее - Закон о персональных данных) и определяет порядок обработки персональных данных и меры по обеспечению безопасности персональных данных, предпринимаемые Татарская Государственная Филармония имени Габдуллы Тукая (далее – Оператор).

    1. Оператор ставит своей важнейшей целью и условием осуществления своей деятельности соблюдение прав и свобод человека и гражданина при обработке его персональных данных, в том числе защиты прав на неприкосновенность частной жизни, личную и семейную тайну.
    2. Настоящая политика Оператора в отношении обработки персональных данных (далее – Политика) применяется ко всей информации, которую Оператор может получить о посетителях веб-сайта https://tatfil.ru.
  2. 2. Основные понятия, используемые в Политике

    1. Автоматизированная обработка персональных данных – обработка персональных данных с помощью средств вычислительной техники.
    2. Блокирование персональных данных – временное прекращение обработки персональных данных (за исключением случаев, если обработка необходима для уточнения персональных данных).
    3. Веб-сайт – совокупность графических и информационных материалов, а также программ для ЭВМ и баз данных, обеспечивающих их доступность в сети интернет по сетевому адресу https://tatfil.ru.
    4. Информационная система персональных данных — совокупность содержащихся в базах данных персональных данных, и обеспечивающих их обработку информационных технологий и технических средств.
  3. 3. Основные права и обязанности Оператора

    1. Оператор имеет право:

      • получать от субъекта персональных данных достоверные информацию и/или документы, содержащие персональные данные;
      • в случае отзыва субъектом персональных данных согласия на обработку персональных данных Оператор вправе продолжить обработку персональных данных без согласия субъекта персональных данных при наличии оснований, указанных в Законе о персональных данных;
      • самостоятельно определять состав и перечень мер, необходимых и достаточных для обеспечения выполнения обязанностей, предусмотренных Законом о персональных данных и принятыми в соответствии с ним нормативными правовыми актами, если иное не предусмотрено Законом о персональных данных или другими федеральными законами.
    2. Оператор обязан:

      • предоставлять субъекту персональных данных по его просьбе информацию, касающуюся обработки его персональных данных;