Исемнәр

А Ә Б В Г Д Җ 3 И Й К Л М Н О П Р С Т У Ү Ф Х Ц Ч Ш Я

Әхмәтова Лидия Алексеевна

Башкаручының программасы

17.10.1962

җырчы

  • Татарстанның халык (2004), Россиянең атказанган артисты (2013), Казан Федераль университеты профессоры
  • Татарстанның халык (2004), Россиянең атказанган артисты (2013), Казан Федераль университеты профессоры

Биография

1992 елда Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Заһидуллина классы), 2010 елда Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлый. Консерваториядә уку елларында ул “Татарстан тавышлары” дигән җыр конкурсында “Син сазыңны уйнадың” (Н. Исәнбәт шигыре, И. Шакиров көе) җырын уңышлы башкарып, дипломант исеменә лаек була. Аны Татарстан кинемотографчылары берлеге каршында эшләп килүче эстрада-джаз оркестры дирижеры Виктор Деринг сәхнәдә күреп ала һәм оркестрда солист булып эшләргә тәкъдим итә. Оркестрда 20 елдан артык эшләү дәверендә Л. Әхмәтова киң танылу алган җырчы булып өлгерә. Ул сәхнәдә татар, рус һәм чит ил композиторларының классик әсәрләрен һәм татар халык җырларын башкара. Татарстанның күренекле композиторлары Р. Кәлимуллин, Р. Ахиярова, Г. Сәйфуллин, М. Макаров, И. Байтирәк, Р. Еникеевлар белән ул иҗади дуслыкта яши. Л. Әхмәтова шулай ук А. Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршында эшләп килүче Р. Халитов җитәкчелегендәге "TATARICA” халык уен кораллары оркестры, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Р. Ибраһимов иҗат төркеме белән чыгышлар ясый. Татарстан һәм Россиянең дистәләгән концерт мәйданнарында һәм Австрия, Финляндия, Төркия, Франция һәм башка ерак чит ил сәхнәләрендә дә аның тавышы яңгырый. Заманында ул “Галиябану” кинофильмында баш каһарман ролен, “Болгарның җылы җилләре” кинофильмында Ак бүре кабиләсенең Шаман кыз рольләрен башкарып, үзен сәләтле актриса итеп тә танытты. Аның күпкырлы эшчәнлегендә укытучылык һөнәре дә аерым урын алып тора. Л. А. Әхмәтова бүгенге көндә Казан Федераль университетының сәнгать бүлегендә укыта. Бу өлкәдә егерме елдан артык эшләү дәверендә, ул йөзгә якын укучының иңнәренә канат куеп, укытып чыгарды. Аларның күбесе Халыкара, Бөтенроссия һәм Республика күләмендә үткәрелгән җыр конкурсларның дипломантлары, лауреатлары һәм араларында бүгенге көндә Татарстанның атказанган артистлары да бар. Татар халык көйләрен ярату, өйрәнү аны студентларга җиткерү теләге, аны укучылар катнашында төрле фольклор ансамбльләрен оештыруга да этәрә. Мәдәни һәм тарихи мирасыбызны, халык музыкасын пропагандалаучы “Казан кызлары”, “Моңлы чишмә”, “Өмет”, “Сәлам” ансамбльләре шундыйлардан. Җыр сөючеләр Лидия Әхмәтованы композитор буларак та яхшы белә булыр. Ул кырыкка якын җыр иҗат итте. Алар арасында Роберт Миңнуллин, Ринат Харис, Гәрәй Рәхим, Гөлшат Зәйнашева, Флера Тарханова, Мидхәт Миншин, Разил Вәлиев, Рафис Корбан, Асия Юнысова, Кыязым Баязитов һәм башка танылган әдипләрнең шигырьләренә язылганнары да бар. Л.А.Әхмәтова 2011-2013 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясе бүлегенең, 2014 елдан бүгенге көнгә кадәр ТР филармония джаз оркестрының директоры булып эшли. 2014-2016 елларда Филармония джаз оркестрының сәнгать җитәкчесе, 2016 елдан директоры булып эшли.

Материаллар

Башкаручының программасы


  1. 1. Общие положения

    Настоящая политика обработки персональных данных составлена в соответствии с требованиями Федерального закона от 27.07.2006. №152-ФЗ «О персональных данных» (далее - Закон о персональных данных) и определяет порядок обработки персональных данных и меры по обеспечению безопасности персональных данных, предпринимаемые Татарская Государственная Филармония имени Габдуллы Тукая (далее – Оператор).

    1. Оператор ставит своей важнейшей целью и условием осуществления своей деятельности соблюдение прав и свобод человека и гражданина при обработке его персональных данных, в том числе защиты прав на неприкосновенность частной жизни, личную и семейную тайну.
    2. Настоящая политика Оператора в отношении обработки персональных данных (далее – Политика) применяется ко всей информации, которую Оператор может получить о посетителях веб-сайта https://tatfil.ru.
  2. 2. Основные понятия, используемые в Политике

    1. Автоматизированная обработка персональных данных – обработка персональных данных с помощью средств вычислительной техники.
    2. Блокирование персональных данных – временное прекращение обработки персональных данных (за исключением случаев, если обработка необходима для уточнения персональных данных).
    3. Веб-сайт – совокупность графических и информационных материалов, а также программ для ЭВМ и баз данных, обеспечивающих их доступность в сети интернет по сетевому адресу https://tatfil.ru.
    4. Информационная система персональных данных — совокупность содержащихся в базах данных персональных данных, и обеспечивающих их обработку информационных технологий и технических средств.
  3. 3. Основные права и обязанности Оператора

    1. Оператор имеет право:

      • получать от субъекта персональных данных достоверные информацию и/или документы, содержащие персональные данные;
      • в случае отзыва субъектом персональных данных согласия на обработку персональных данных Оператор вправе продолжить обработку персональных данных без согласия субъекта персональных данных при наличии оснований, указанных в Законе о персональных данных;
      • самостоятельно определять состав и перечень мер, необходимых и достаточных для обеспечения выполнения обязанностей, предусмотренных Законом о персональных данных и принятыми в соответствии с ним нормативными правовыми актами, если иное не предусмотрено Законом о персональных данных или другими федеральными законами.
    2. Оператор обязан:

      • предоставлять субъекту персональных данных по его просьбе информацию, касающуюся обработки его персональных данных;