Исемнәр

А Ә Б В Г Д Җ 3 И Й К Л М Н О П Р С Т У Ү Ф Х Ц Ч Ш Я

Әхмәтов Рөстәм Ринат улы

ТАССРның Саба районы Шәмәрдән бистәсендә

1963 елның 9 мартында

Музыкант, Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры концертларын сәхнәгә куючы режиссер

  • Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2024)

Биография

Казан музыка училищесын (1984 ел), Казан дәүләт консерваториясен (1989 ел, тромбон классы) тәмамлый.

Рөстәм Әхмәтов үзенең иҗади эшчәнлеген 1978 елда Казан Суворов училищесы хәрби оркестрында тынлы уен коралында (тромбонда) уйнаучы буларак башлый; 1983 елда Идел буе яшь башкаручылар конкурсы лауреаты була. Әлеге оркестрда егерме ел эшләгәч, Рөстәм Ринат улы ТР Эчке эшләр министрлыгы тынлы оркестрында уйный башлый. Оркестр составында Республикабызның бик күп төбәкләрендә чыгыш ясый. 2000 елда оркестр белән чит илдә – Франциянең төрле шәһәрләрендә Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан узган тантаналы чараларда катнаша.

Талантлы музыкант башка данлыклы иҗат коллективларында да эшли: 1983-1997 елларда В.Э.Деринг җитәкчелегендәге ТР кинематографиясе дәүләт оркестры музыканты (тромбон) була. 1998-2007 елларда Ф.Ш.Мансуров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы симфоник дәүләт оркестрының төрле концертларында катнаша. Шулай ук аңа күренекле дирижер О.Л.Лундстрем оркестрында да чыгыш ясарга насыйп була, 1999 елда бу оркестр составында (тромбонда соло) уйнап, «Сөембикә легендасы» һәм «Татар самбосы» татар композицияләрен Татарстан радиосы фондына яздыруда катнаша һәм маэстроның үзенә карата югары бәясен ала. Рөстәм Әхмәтовны 1980-90 нчы елларда бик күп эстрада концертларына тавыш яздыру режиссеры буларак та еш чакыралар.

2005-2011 елларда Рөстәм Ринат улы Казанда Татар дәүләт педагогия-гуманитар университетында музыка уен кораллары һәм инструменталь ансамбльләре кафедрасында һәм О.Лундстрем исемендәге 16 нчы музыка мәктәбендә укыта.   

2014 елдан аның иҗат биографиясе Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры белән бәйле. Ул кичке концертларны, бигрәк тә балалар өчен әзерләнгән концерт программаларын сәхнәгә куючы һәм сценарий авторы. Ул оркестрның балалар күңеленә хуш килгән дистәләгән кызыклы музыкаль проектларын сәхнәгә куйган, балалар өчен әзерләнгән концерт программаларының сценарий авторы булып тора. Ул әзерләгән программалар арасында: «Алло, без джаз талантлары эзлибе!», «Джаз-оркестры уен кораллары», «Джазда биюләр», «Исәнме, Джаз!», «Казан джазы йолдызчыклары», «Саксофон-шоу», «Джазда кыллы уен кораллары», һ.б. бар. «Щелкунчик», «Новогоднее путешествие Красной Шапочки», «Аленький цветочек» яңа ел музыкаль тамашалары 2014 елдан бүгенге көнгә кадәр оркестрның репертуарында һәм ел саен меңләгән яшь тамашачыларны җыя.

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр», Рөстәм әфәнденең дә тагын бер үзенчәлекле осталыгы бар, ул халкыбызның милли бизәнү әйберләре – көмештән коелган алка-беләзекләр, чулпылар, хаситәләр ясый. Аның иҗат эшләре төрле милли коллективларның артистлары концерт костюмнарын бизи. Әлеге эшләнмәләр мәркәзебезнең этнографик күргәзмәләрендә тәкдим ителәләр. Беренче иҗат эшләре 2005 елда Казанның 1000 еллыгы уңаеннан оештырылган күргәзмәләрдә тәкъдим ителә. Шулай ук ТР Милли музее фондларында урын ала. Татар дәүләт филармониясе музеенда Рөстәм Әхмәтов ясаган бик тә кызыклы уен коралы бар. Идиофон дип аталган бу бәрмә уен коралы беренче джаз оркестрларында уйналган инструмент үрнәге булып тора. Оркестрның балалар абонементы концертларында әлеге үзенчәлекле уен коралы еш яңгырый.

Материаллар

Башкаручының программасы


  1. 1. Общие положения

    Настоящая политика обработки персональных данных составлена в соответствии с требованиями Федерального закона от 27.07.2006. №152-ФЗ «О персональных данных» (далее - Закон о персональных данных) и определяет порядок обработки персональных данных и меры по обеспечению безопасности персональных данных, предпринимаемые Татарская Государственная Филармония имени Габдуллы Тукая (далее – Оператор).

    1. Оператор ставит своей важнейшей целью и условием осуществления своей деятельности соблюдение прав и свобод человека и гражданина при обработке его персональных данных, в том числе защиты прав на неприкосновенность частной жизни, личную и семейную тайну.
    2. Настоящая политика Оператора в отношении обработки персональных данных (далее – Политика) применяется ко всей информации, которую Оператор может получить о посетителях веб-сайта https://tatfil.ru.
  2. 2. Основные понятия, используемые в Политике

    1. Автоматизированная обработка персональных данных – обработка персональных данных с помощью средств вычислительной техники.
    2. Блокирование персональных данных – временное прекращение обработки персональных данных (за исключением случаев, если обработка необходима для уточнения персональных данных).
    3. Веб-сайт – совокупность графических и информационных материалов, а также программ для ЭВМ и баз данных, обеспечивающих их доступность в сети интернет по сетевому адресу https://tatfil.ru.
    4. Информационная система персональных данных — совокупность содержащихся в базах данных персональных данных, и обеспечивающих их обработку информационных технологий и технических средств.
  3. 3. Основные права и обязанности Оператора

    1. Оператор имеет право:

      • получать от субъекта персональных данных достоверные информацию и/или документы, содержащие персональные данные;
      • в случае отзыва субъектом персональных данных согласия на обработку персональных данных Оператор вправе продолжить обработку персональных данных без согласия субъекта персональных данных при наличии оснований, указанных в Законе о персональных данных;
      • самостоятельно определять состав и перечень мер, необходимых и достаточных для обеспечения выполнения обязанностей, предусмотренных Законом о персональных данных и принятыми в соответствии с ним нормативными правовыми актами, если иное не предусмотрено Законом о персональных данных или другими федеральными законами.
    2. Оператор обязан:

      • предоставлять субъекту персональных данных по его просьбе информацию, касающуюся обработки его персональных данных;