Башкаручының программасы
Казан шәһәре
4.12.1937 – 25.12.1998 гг.
җырчы
- заслуженный артист Республики Татарстан (1984 г.)
Биография
Армиядә хезмәт итеп кайткач, су асты көймәсендә (08.1957-09.1958) һәм корабында (09.1958-07.1959) өлкән радиотелеграфист булып эшли.Төньяк флоты җыр һәм бию ансамбле (1959-1961) солисты була. Р.П. Ахманов үзенең эшчәнлеген 1961 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә башлап җибәрә, ТАССР дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры (20.12.1961-04.07.1964) солисты була. Татар телен камил белү, татар милли җыр сәнгатен тоемлау, табигатьтән бирелгән музыкаль сәләте җырчыга ансамбльнең концерт эшчәнлегендә актив катнашырга мөмкинлек бирәләр. Р. Ахманов ансамбльнең илебез буйлап оештырылган концертларында еш катнаша.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлеге (04.07.1964-10.01.1967, 29.08.1974-06.12.1976) һәм «Ветерок» ансамбле артисты була. Ул филармониянең эстрада бүлегендә эшләгәндә дә репертуарны уңышлы сайлавы, эстрада әсәрләрен җиңел башкаруы, җырның стилен дөрес тоемлавы белән аерылып тора. Казан музыка училищесын (1966-1970, К. З. Щербинина классы) тәмамлый. Казан консерваториясендә (1970-1972, З.Г.Хисматуллина классы) белем ала. Казан шәһәр исполкомы марксизм-ленинизм университетының пропаганда бүлеген тәмамлый (1975).Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясе бүлеге (10.011967-01.01.1974, 06.12.1976-28.04.1993) солисты, лирик тенор тавышка ия җырчы.
Нинди генә аудитория каршында чыгыш ясамасын, Р. Ахманов һәрвакыт башкарылачак әсәрләренә җитди карый, аның музыкаль эчтәлегенә, тирәнлегенә игътибар итә. Югары музыкаль һәм эмоциональ итеп башкару осталыгына ия булган җырчының репертуарында рус, татар, һәм чит ил композиторларының классик әсәрләре, халык көйләре өстенлек итте.