Исемнәр

А Ә Б В Г Д Җ 3 И Й К Л М Н О П Р С Т У Ү Ф Х Ц Ч Ш Я

Аббасов Рәүф Азат улы

Башкаручының программасы

Казан шәһәре

15.02.1946 – 08.12.2001

җырчы (бас)

  • Татарстанның атказанган артисты (1982)

Биография

Рәүф Аббасов филармониянең әдәби-музыкаль лекторий аристлары белән авыл хезмәтчәннәре, мәктәп укучылары һәм студентлар алдында, Казанның иң зур концерт залларында һәм театрларында, республиканың бик күп төбәкләрендә, шулай ук Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә (Венгрия, Монголия, Мальта) зур уңыш белән чыгыш ясады. Ул күренекле җырчылар (ул вакытта әле Мәскәү дәүләт консерваториясенең опера студиясе студентлары) Азат Аббасов һәм Венера Шәрипова гаиләсендә дөньяга килә. 1965 нче елда Казан музыка училищесын тәмамлагач, ул Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә килә. Биредә өч ел эшләгәч, үзенең музыкаль белемен тагын да тирәнәйтү максатыннан, Рәүф Аббасов Мәскәү дәүләт консерваториясенә профессор А. С. Свешников классына кабул ителә. Консерваториядә уку елларында, 1972 нче елда ул Венада халыкара вокалистлар конкурсында катнашып, лауреат исеменә лаек була. 1973 нче елда ул М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрына эшкә чакырыла. Театрда эшләү елларында ул П. Чайковскийның “Евгений Онегин” операсыннан Гремин партиясен, В. Моцартның “Дон-Жуан” операсыннан Командор, А. Даргомыжскийның “Русалка”сында Мельник һ.б.партияләрне зур осталык белән башкара. 1981 нче елда Рәүф Аббасов Филармониянең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә эшли башлый. Филармониядә эшләү елларында ул үзен югары дәрәҗәдәге профессиональ җырчы буларак таныта. Гаҗәеп дәрәҗәдә үзенчәлекле, сирәк очрый торган бас тавышка ия булган җырчының репертуарында татар, рус һәм чит ил классик әсәрләре, халык җырлары, романслары урын ала, алар арасында А. Бородинның “Князь Игорь” операсында Кончак, Д. Вердиның “Дон Карлос”ында Филипп, Д. Россининың “Севильский цирюльник” операсында Базилио, А. Даргомыжскийның “Русалка” операсында Мельник, Н. Җиһановның “Алтынчәч” операсыннан Хангиз һ.б. аеруча аерылып торалар. Шулай ук ул П. Чайковский, С. Рахманинов, А. Алябьев, А. Гурилев, С. Прокофьев, Т. Хренников һәм башка күренекле композиторларның бас тавышы өчен язылган әсәрләрен тамашачыларга җиткерде. Җырчы бигрәк тә С. Сәйдәшев, Н. Жиһанов, Р. Яхин, Җ. Фәйзи, З. Хәбибуллин, Ф. Әхмәтов, Р. Еникеев һәм башка мәшһүр татар композиторларының җырларын һәм романсларын, татар халык җырларын филармония концертларында да, хөкүмәт күләмендә уза торган мәдәни чараларда да зур осталык белән башкарып килде.

Материаллар

Башкаручының программасы


  1. 1. Общие положения

    Настоящая политика обработки персональных данных составлена в соответствии с требованиями Федерального закона от 27.07.2006. №152-ФЗ «О персональных данных» (далее - Закон о персональных данных) и определяет порядок обработки персональных данных и меры по обеспечению безопасности персональных данных, предпринимаемые Татарская Государственная Филармония имени Габдуллы Тукая (далее – Оператор).

    1. Оператор ставит своей важнейшей целью и условием осуществления своей деятельности соблюдение прав и свобод человека и гражданина при обработке его персональных данных, в том числе защиты прав на неприкосновенность частной жизни, личную и семейную тайну.
    2. Настоящая политика Оператора в отношении обработки персональных данных (далее – Политика) применяется ко всей информации, которую Оператор может получить о посетителях веб-сайта https://tatfil.ru.
  2. 2. Основные понятия, используемые в Политике

    1. Автоматизированная обработка персональных данных – обработка персональных данных с помощью средств вычислительной техники.
    2. Блокирование персональных данных – временное прекращение обработки персональных данных (за исключением случаев, если обработка необходима для уточнения персональных данных).
    3. Веб-сайт – совокупность графических и информационных материалов, а также программ для ЭВМ и баз данных, обеспечивающих их доступность в сети интернет по сетевому адресу https://tatfil.ru.
    4. Информационная система персональных данных — совокупность содержащихся в базах данных персональных данных, и обеспечивающих их обработку информационных технологий и технических средств.
  3. 3. Основные права и обязанности Оператора

    1. Оператор имеет право:

      • получать от субъекта персональных данных достоверные информацию и/или документы, содержащие персональные данные;
      • в случае отзыва субъектом персональных данных согласия на обработку персональных данных Оператор вправе продолжить обработку персональных данных без согласия субъекта персональных данных при наличии оснований, указанных в Законе о персональных данных;
      • самостоятельно определять состав и перечень мер, необходимых и достаточных для обеспечения выполнения обязанностей, предусмотренных Законом о персональных данных и принятыми в соответствии с ним нормативными правовыми актами, если иное не предусмотрено Законом о персональных данных или другими федеральными законами.
    2. Оператор обязан:

      • предоставлять субъекту персональных данных по его просьбе информацию, касающуюся обработки его персональных данных;