Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры 1993 елдан алып филармония составында эшләп килә. Оркестрны абруйлы дирижер, Россиянең халык, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Петр фән һәм сәнгать Академиясе академигы, профессор Анатолий Шутиков җитәкли.
Аның башкару ысулының үзенчәлеге һәм башкалардан аерылып торуының сәбәпләре итеп оркестрның югары яңгыраш культурасына ирешкәнлеген, тавыш мохитендәге образлылык, уен кораллары төркемнәренең ныклы, тотрыклы булуын иң беренче планга куярга була.
Җөмһүриятебезнең атаклы сәнгать осталары Илһам Шакиров, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Рөстәм Маликов, Георгий Ибушев, Айдар Фәйзрахмановлар бу коллектив белән тыгыз элемтәдә эшли. Татарстанның халык артисткасы Резидә Галимова оркестрның солисткасы буларак уңышлы эшләп килә.
Оркестрның һәм баш дирижерның иҗат нәтиҗәсе ватаныбызның күп кенә мәшһүр җырчыларында зур кызыксыну уятты. Оркестр белән чыгыш ясаучылар арасында: Иосиф Кобзон, Любовь Казарновская, Зураб Соткилава, Анатолий Соловьяненко, Алибек Днишев, Артур Эйзен, Леонид Сметанников, Людмила Рюмина, Александра Стрельченко, Сергей Захаров, Ренат Ибраһимов, Александр Цыганков, Валерий Ковтун, Надежда Крыгина, Олег Кулько һәм башкалар.
Репертуарның күптөрлелеге бу коллективның иҗади йөзен билгели. Халык уен кораллары оркестры уйнаганда чиксез бай тавыш нурланышы барлыкка килә. Ул нурланышка татар, рус һәм чит ил композиторларының оркестр өчен махсус язылган әсәрләре, төрле халыкларның үзенчәлекле рәвештә эшкәртелгән көйләре керә.
Оркестр концертларын режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нина Короева сәхнәгә куйса, музыка белгече Лилия Апакова аларны алып баручы буларак тамашачының күңеленә җиткерә.
Оркестр елдан-ел яңа үрләр яулый, аның концертларын Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә меңнәрчә музыка сөючеләр алкышлады, алай гына да түгел Австрия, Германия, Голландия, Көньяк Корея, Италия, Болгария, Португалия концерт залларында да оркестр уңыш казанды.