Биография
Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры 2011 елның 1 гыйнварыннан башлап эшләп килә. Бу коллектив Виктор Деринг җитәкләгән ТР Дәүләт кинематография оркестры һәм ТР Дәүләт эстрада-симфоник оркестры нигезләрендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, танылган дирижер, тәҗрибәле джаз белгече Анатолий Василевский җитәкчелегендә оештырылды. Оркестрның беренче концерты III Халыкара “Филармониада” музыка сәнгате фестивалендә булды. Анда Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры белән Россиянең халык артисты, дөньякүләм танылган музыкант Игорь Бутман (саксофон) чыгыш ясады. Коллектив атаклы джаз музыкантлары белән хезмәттәшлек итә. Аның эшләү дәверендә филармония сәхнәсендә джаз-оркестр белән берлектә танылган джаз башкаручылары Давид Голощекин, Владимир Пономарев, Деннис Ролланд, Анатолий Кролл, Дебора Дэвис, Алвон Джонсон, Ники Харис, Рэй Гаскинс, Джейми Дэвис, Мэнди Гейнс, Хосе Гонзалес, Джоан Майнор, Полетт МакУильямс, Марк Уитфилд, Виталий Головнев һәм башкалар чыгыш ясады. Оркестр репертуарында – традицион һәм заманча джаз музыкасы, оркестр өчен эшкәртелгән танылган көйләр һәм махсус язылган әсәрләр. Коллектив узган гасырның 50нче елларында Казанда данлыклы Олег Лундстрем нигез салган классик джаз традицияләрен саклап, аларны дәвам итәргә омтыла.
Бүгенге көндә оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер – Татарстан Республикасының атказанган артисты Сергей Васильев
Бүгенге көндә оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер – Татарстан Республикасының атказанган артисты Сергей Васильев
Тәфсилләп