Фестиваль программасы
"Халык көйләре" Бөтенроссия фестивале
Фестиваль турында
Рус мәдәнияте һәм Россия фольклоры бәйрәменең идея рухландыручысы – Россия территориясендә иң танылган коллективларның берсе-ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры җитәкчесе, Россиянең халык артисты, профессор Анатолий Шутиков. Менә 24 ел дәвамында Дәүләт халык уен кораллары оркестры Россиянең әйдәп баручы халык оркестры булып тора, ул Татарстанда гына түгел, бөтен Россия буенча да танылу яулады, ә Австрия, Голландия, Германия, Италия, Португалия, Көньяк Кореяда үзен танытты. Әлеге фестиваль ярдәмендә Казан акрынлап илнең музыка коллективларын җәлеп итү үзәгенә һәм халык уен коралларында һәм халык сәнгатендә уеннарны пропагандалау флагманына әверелә.
Фестиваль тарихы
«Халык көйләре» Бөтенроссия фестиваленең чишмә башы шул ук исемдәге халык ансамбльләре һәм оркестрлары конкурсыннан башлана. 10 елдан артык тарихында әлеге фестиваль төбәк чарасыннан бөтен Россия буенча танылган халык сәнгате форумнарының берсенә әверелде. Фестивальдә Людмила Зыкина исемендәге «Россия» ансамбле, Дон казаклары ансамбле, Анатолий Квасов исемендәге «Лезгинка» бию ансамбле, «Терем-квартет» бөтен дөньяга танылган ансамбле һәм башкалар катнашты.