Фестиваль программасы
«Филармониада»
Фестиваль турында
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырган Халыкара “Филармониада” фестивале 2008 елда барлыкка килде. Әлеге фестивальне уздырырга Татарстанның 2013 елгы Универсиаданы Казанда үткәрү хокукын яулап алу этәргеч булды. Чараның максаты – югары сәнгатьне дөньякүләм осталар ярдәмендә киңрәк чагылдыру, бу өлкәдә яңа талантлар ачу. Фестиваль сәхнә сәнгатенең төрле юнәлешләрен үзенә туплый: классика, фольклор, эстрада, джаз, нәфис сүз, бию һәм башкалар.
Бүгенге көндә «Филармониада» Халыкара сәнгать фестивале-Татарстан Республикасының иң зур, әһәмиятле, популяр һәм яктыртыла торган мәдәни вакыйгаларының берсе.