15 февраля 2022г. в день рождения народного артиста ТАССР и РСФСР, лауреата Государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая Ильгама Шакирова состоялось возложение цветов в память выдающегося татарского певца, на Ново-Татарском кладбище, а затем и у мемориальной доски, установленной в доме, где проживал певец.Почтить память Ильгама Шакирова пришли артисты и ветераны Татарской филармонии, деятели искусств, журналисты
15 февраль – халкыбызның бөек җырчысы, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көне! Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе мәшһүр җырчыбызны искә алуны оештырды, аның кабере зиарат кылынды, үзе яшәгән йорт диварындагы мемориаль такта янына чәчәкләр салынды. Чарада аның сәхнәдәшләре, Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары һәм артистлары, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар катнашты, алар бөек җырчыбыз турында истәлекләр уртаклаштылар, аның рухына атап Коръән аятьләре укып, дога кылдылар. Укылган догалар кабул булсын, Илһам Гыйльметдин улының рухы шат, урыны оҗмахта булсын.