«ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

30.05.2022Новости
30 май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең зур гала-концерты узды. Татар җәмәгатьчелеген рухландырган әлеге бәйге республикабызда икенче ел үткәрелеп килә. Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, классик әдәбиятны саклап калу һәм үстерүгә юнәлтү максатыннан оештырылды. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесен оештырып, җиңүчеләрен ачыклады. Конкурста 3557 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза, мәсәл жанрлары буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге эшләр арасыннан 2 турга 310 катнашучы сайлап алынды. Шуларның 40ы җиңүче булды. «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе дөньяның барлык тарафларына сибелеп яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты. Россиянең барлык төбәкләреннән тыш, конкурска эшләрен җибәрүчеләр арасында Италия, Төркия, Казахстан, Әзәрбайҗан, Беларусь татарлары вәкилләре дә булды. Татарстан Республикасының Азнакай, Актаныш, Алабуга, Арча, Саба, Балтач, Биектау, Мөслим, Сарман муниципаль районнары вәкилләре актив катнашуын билгеләп үтәбез. Яшь чикләве куелмау сәбәпле, бәйгедә 2 яшьтән 102 яшькә кадәр ватандашларыбыз катнашып шигырь сөйләве халык тарафыннан татар сәнгатенә булган ихтыяҗны, аның милли әдәбиятыбызны ихлас яратуын тагын бер кат дәлилләде. Җиңүчеләр 10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: Шигърият номинациясендә беренче урынны Иванов Искәндәр, икенче урынны Абдуллина Мәликә, өченче урынны Надыршин Камил алды. Проза номинациясендә беренче урынны Закиров Эмиль, икенче урынны Хисамова Дилә, өченче урынны Әфризунова Динә алды. Мәсәл номинациясендә беренче урынны Сибагатуллина Дилә, икенче урынны Мәрданова Раида, өченче урынны Хәбибрахманова Нәргизә, Әскәрова Зилия алды. 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: Шигърият номинациясендә икенче урынны Кыямов Ихтыяр, өченче урынны Хәйдәров Ислам алды. Проза номинациясендә беренче урынны Галиева Ильвина, икенче урынны Галимуллина Фәридә, өченче урынны Мөхетдинов Әнвәр алды. Мәсәл номинациясендә икенче урынны Алиева Гөлинә, өченче урынны Хәмзина Мәрьям алды. 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында: Шигърият номинациясендә беренче урынны Шәрипова Флюра, икенче урынны Наҗарова Рәфидә, өченче урынны Сибагатова Гүзәл алды. Проза номинациясендә беренче урынны Шакирова Гүзәл, икенче урынны Хәмәтшина Алинә, өченче урынны Булатова Гөлнара алды. Мәсәл номинациясендә икенче урынны Салаватова Эльза, өченче урынны Мәхмүтова Гөлшат, Мөхетдинов Рамил алды. Үз шигырьләрен сөйләүчеләр арасында: Беренче урынны Батталова Гөлүсә, икенче урынны Ибраһимов Булат, Шәгәрәева Алинә, өченче урынны Бәширова Нурия, Хәмзин Алмаз алды. Шигъри гаиләләр арасында: Беренче урынны Мишуриннар династиясе, икенче урынны Нурмөхәммәтовлар гаиләсе, өченче урынны Гаяновлар гаиләсе, Шаһбановлар гаиләсе алды. Кызыксындыру премиясенә Сабуровлар гаиләсе лаек булды. Профессиональ катнашучылар арасында: Беренче урынны Әхмәдуллин Ришат, икенче урынны Пискунов Артем, Талипов Эмиль, өченче урынны Хөснетдинов Динар алды. Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе, татар халкын берләштерүче, рухи баетучы, татар әдәбиятына карата кызыксыну уятучы булуын, шуның белән татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә зур адым булган үтемле чара икәнен раслады.
Поделиться

Обратная связь
Позвонить нам
Позвонить нам
Написать нам
  1. 1. Общие положения

    Настоящая политика обработки персональных данных составлена в соответствии с требованиями Федерального закона от 27.07.2006. №152-ФЗ «О персональных данных» (далее - Закон о персональных данных) и определяет порядок обработки персональных данных и меры по обеспечению безопасности персональных данных, предпринимаемые Татарская Государственная Филармония имени Габдуллы Тукая (далее – Оператор).

    1. Оператор ставит своей важнейшей целью и условием осуществления своей деятельности соблюдение прав и свобод человека и гражданина при обработке его персональных данных, в том числе защиты прав на неприкосновенность частной жизни, личную и семейную тайну.
    2. Настоящая политика Оператора в отношении обработки персональных данных (далее – Политика) применяется ко всей информации, которую Оператор может получить о посетителях веб-сайта https://tatfil.ru.
  2. 2. Основные понятия, используемые в Политике

    1. Автоматизированная обработка персональных данных – обработка персональных данных с помощью средств вычислительной техники.
    2. Блокирование персональных данных – временное прекращение обработки персональных данных (за исключением случаев, если обработка необходима для уточнения персональных данных).
    3. Веб-сайт – совокупность графических и информационных материалов, а также программ для ЭВМ и баз данных, обеспечивающих их доступность в сети интернет по сетевому адресу https://tatfil.ru.
    4. Информационная система персональных данных — совокупность содержащихся в базах данных персональных данных, и обеспечивающих их обработку информационных технологий и технических средств.
  3. 3. Основные права и обязанности Оператора

    1. Оператор имеет право:

      • получать от субъекта персональных данных достоверные информацию и/или документы, содержащие персональные данные;
      • в случае отзыва субъектом персональных данных согласия на обработку персональных данных Оператор вправе продолжить обработку персональных данных без согласия субъекта персональных данных при наличии оснований, указанных в Законе о персональных данных;
      • самостоятельно определять состав и перечень мер, необходимых и достаточных для обеспечения выполнения обязанностей, предусмотренных Законом о персональных данных и принятыми в соответствии с ним нормативными правовыми актами, если иное не предусмотрено Законом о персональных данных или другими федеральными законами.
    2. Оператор обязан:

      • предоставлять субъекту персональных данных по его просьбе информацию, касающуюся обработки его персональных данных;