Кадерле дуслар!Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылган Нәфис сүз осталарының «Татаr сүзе» бәйгесенә видеоязмалар һәм гаризалар кабул итү төгәлләнеп, эшләр жюри хөкеменә тапшырылды.
2021 елның 15 сентябреннән 15 декабренә кадәр бәйге адресына 3557 язма кабул ителде һәм теркәлде. Татар әдәбиятын пропагандалауга, телебезне саклауга юнәлтелгән әлеге масштаблы проекттан читтә калмаган һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез.
Хәзер инде нәтиҗәләрне көтәрбез. Бәйгедә җиңүчеләр турында мәгълүмат Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.