Бүген Сафин Хәйдәр Хәбиб улына 65 яшь тулды.

Бүген Сафин Хәйдәр Хәбиб улына 65 яшь тулды.

Бүген Сафин Хәйдәр Хәбиб улына 65 яшь тулды.

25.07.2018
Бүген талантлы музыкант, аккомпаниатор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сафин Хәйдәр Хәбиб улына 65 яшь тулды. Ул заманында Казан дәүләт педагогика институтының музыка һәм җыр факультетын тәмамлагач, 1976 елда үзенең хезмәт юлын Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек атаклы сәхнә осталары төркемендә баянчы булып башлый. Гастрольләр белән Татарстан авылларын һәм шәһәрләрен, Россиянең бик күп өлкәләрен иңли. Хәйдәр Хәбиб улы Сафин 2005 елдан алып хәзерге көнгә кадәр Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең һәм 2014 елдан филармония сәхнә ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубының администраторы буларак хезмәт куя. Аңа гомер бәйрәме – юбилее уңаеннан саулык-сәламәтлек, хәерле озын гомер, җан тынычлыгы, яратып башкарган эшендә зур уңышлар телибез.
Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз