Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы концерт булды.

Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы концерт булды.

Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы концерт булды.

04.05.2018
Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы концерт булды. Сугыш һәм тыл ветераннары өчен Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте оештырган концертта Татар филармониясе коллективлары һәм солистлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле; Татарстанның халык артисты Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артистлары Лилия Апакова һәм Ригина Вәлиева, Халыкара конкурслар лауреатлары Дмитрий Босов һәм Айгуган Вәлмөхәммәтов; музыка һәм гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары, Казан Дәүләт Мәдәният институты студентлары катнашты. 
Чын күңелдән тәбриклибез сезне, сугыш афәтен узып Бөек Җиңүне якынайткан ветераннар. Гомерләрегез озын, саулыгыгыз нык булсын!
Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз