А.И.Шутиковтан бүләк

А.И.Шутиковтан бүләк

А.И.Шутиковтан бүләк

12.11.2021
Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тагын бер кыйммәтле экспонатка баеды: күренекле дирижёр, Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолоий Иванович Шутиков үзенең портретын музей фондына бүләк итте. Сәнгать әсәренең авторы – Россия һәм Татарстан рәссамнәр берлеге әгъзасы Рөстәм Хуҗин. Әлеге портретны Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры коллективы А.И. Шутиковның 75 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган концертта аңа сәхнәдә бүләк итеп тапшырган иде. 

Маэстро Анатолий Ивановичка һәм ул җитәкләгән данлыклы оркестр коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез!

Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз