01.06.2021
ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү Комиссиясе ярдәме белән «Шаян ТВ» телеканалы (каналны гамәлгә куючы – «Яңа гасыр» ТРК АҖ) уздырган «Балачак җыры» II татарча балалар җыры конкурсында, Фәнис Яруллин шигыренә язган «Композитор чыпчыклар» җыры белән, РФ атказанган, ТР халык артисты, профессор, Филармония джаз оркестры директоры Лидия Әхмәтова җиңү яулады. Котлыйбыз!
 
Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз