Күренекле җырчы, ТАССРның халык артисты Усман Гафият улы Альмеевның тууына 105 ел!

Күренекле җырчы, ТАССРның халык артисты Усман Гафият улы Альмеевның тууына 105 ел!

Күренекле җырчы, ТАССРның халык артисты Усман Гафият улы Альмеевның тууына 105 ел!

24.04.2020
Бүген – 24 апрельдә, ТАССРның халык артисты, «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе Усман Альмеевның тууына 105 ел тулды! Ул 1915 елның 24 апрелендә Татарстанның Зөя өязе Яшел Үзән районы Акъегет авылында дөньяга килә. Биш яшендә әти-әнисен югалтып, Зөя каласындагы ятимнәр йортында тәрбияләнә. Балачагында ук У.Альмеев кызыксынучанлыгы, һәр эшкә иҗади якын килүе белән яшьтәшләреннән аерылып торган. Булачак җырчы 1932-1935 елларда Татар сәнгать техникумында, 1935-1938 елларда П.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Татар опера студиясендә укый. Ул укуын тәмамлап кайтып, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләгән 20 ел дәвердә (1938-1958) тарихка алтын юллар белән язылып калырлык онытылмас партияләр башкара: Н.Җиһановның «Алтынчәч» (Урмай һәм Җик Мәргән), «Намус» һәм «Җәлил» опералары, Х.Вәлиуллинның «Самат» операсы (Самат), С.Сәйдәшевнең «Наемщик» музыкаль драмасы (Имангол), Җ.Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе (Галимҗан), Д.Кабалевскийның «Тарас гаиләсе» спектакле (Андрей), У.Гадҗибәковның «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе (Әскәр), Җ.Фәйзинең «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясе (Хуҗа Насретдин) һ.б. Татар дәүләт опера һәм балет театрына нигез салыну һәм үсеш еллары да Усман Альмеев исеме белән бәйле. Сугыш елларында Татарстан радиосы аша сугышчыларны җиңүгә рухландырган «Шауласыннар яшел урманнар», «Җиңеп кайт», «Очучылар җыры», «Сугышчы җыры», «Тормыш җыры» һәм башка патриотик җырларны турыдан-туры башкаручы да Усман Альмеев була. 1958-1968 елларда җырчы Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист була. Гаҗәеп көчле тавышы, ачык йөзе, сәхнәдә үз-үзен тотышы, бетмәс - төкәнмәс оптимизмы һәм тормышны яратуы белән тамашачыны таң калдырып иҗат итә ул... Гомеренең соңгы елларында да сәхнә аксакалы яшьләргә хас иҗат дәрте белән янып, илһамланып яшәде. Озак еллар Татарстан театр әһелләре берлегенең ветераннар советы рәисе булды. 2010 елның 18 маенда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Усман Альмеевның үзе катнашында 95 яшьлек юбилее зурлап уздырылды. 2011 елның 14 апрелендә зур җырчы бакыйлыкка күчте, Казанның Яңа бистә татар зиаратында җирләнде.
Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз