Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаровның тууына 80 ел!

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаровның тууына 80 ел!

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаровның тууына 80 ел!

29.10.2019
Күренекле музыкант, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаровның тууына 80 ел!

 Марс Макаров 1939 елның 28 октябрендә Билəр (хəзерге Норлат) районының Чурабатыр авылында туа. 
Ул 1962 нче елда Казан музыка училищесын тәмамлый һәм Татар дəүлəт җыр һəм бию ансамблендə эшли башлый. 1968 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, 1977 елдан Башкорт дәүләт филармониясендә, 1978 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында концертмейстер булып эшли. 1982 елдан Казан шәһәре 18 нче номерлы сәнгать мәктәбендә укыта.
 Марс Макаров -  инструменталь әсәрләр, хор өчен язылган әсәрләр, баян өчен аранжировкалар, җырлар авторы. Иң танылган җырлары: Х.Туфан сүзләренә  «Агыла да болыт агыла…», «Киек казлар», «Юксындырсаң, нишләрмен?», К.Булатова сүзләренә «Кыңгырау чәчәкләре», З.Насыйбуллин сүзләренә «Кара шәле килә сөйрәлеп», Г.Афзал сүзләренә  «Татарстан таңнары», Г.Зәйнашева сүзләренә «Минем иркәм биюче», Р.Гатауллин сүзләренә «Язгы ташу», И.Юзеев сүзләренә «Төнбоеклар», А.Абдуллин сүзләренә «Мәк чәчәге», Ф.Яруллин сүзләренә «Тормыштан суынма син» һ.б.
Марс Макаров 2016 елның 16 мартында вафат булды, Казан шәһәренең Арча зиратында җирләнде.

Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз