Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

30.10.2019
Бүген – 30 октябрьдә нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Рөстәм кызы Мостафинаның туган көне! Юбилее уңаеннан аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, озын гомер, иҗади уңышлар телибез!

Гүзәл Мостафина 1976-1978 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында эшли. 1978-1993 елларда ул үзенең иҗади эшчәнлеген эстрада өлкәсе белән бәйли,  Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә нәфис сүз остасы булып эшли башлый. Филармониядә күренекле сәнгать осталары Илһам Шакиров, Флюра Сөләйманова, Ренат Ибраһимов, Вафирә Гыйззәтуллина, Зиннур Нурмөхәммәтов, «Болгар» төркеме һ.б. белән бергә эшләү дәверендә ул зур тәҗрибә туплый, конферанс, гаҗәеп дәрәҗәдә оста итеп концертлар алып баручы нәфис сүз остасы булып җитешә. 1982 елда Мәскәүдә эстрада сәнгате иҗат остаханәсенә килеп бу өлкәдәге белемен тагын да арттыра. Үз эшенә карата һәрчак таләпчән булган нәфис сүз остасы репертуар туплауда нәтиҗәле эш алып бара. Татар әдипләре Габдулла Тукай, Роберт Миңнуллин, Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур, Роберт Әхмәтҗанов, Ренат Харис, Лена Шагыйрьжан,  Эльс Гадел һ.б.ның иҗатына бик теләп мөрәҗәгать итә, аларның лирик һәм  юмористик   әсәрләрен еш башкара. Шулай ук  хөкүмәт күләмендә үтә торган мәдәни чаралар, тантаналы юбилей кичәләре дә татар һәм рус телләрендә камил алып баручы нәфис сүз остасыннан башка узмый диярлек. Спорт сараенда, М.Җәлил исемендәге опера hәм балет театрында халыкара «Татар жыры»  конкурсларын да ул дистәләгән еллар буе күренекле нәфис сүз остасы, Татарстанның халык артисты  Рәшит Сабиров белән бергә алып барды. Сәхнәдәге мөлаемлелеге, чибәрлеге, үзенең чыгышлары белән тамашачы күңеленә үтеп керә белә ул. 1993 елдан ул «Казан» милли мәдәни үзәгендә эшли.
Гүзәл Мостафина бүгенге көндә дә мәркәзебезнең төрле мәдәни учакларында чыгыш ясый. Татар дәүләт филармониясендә төрле мәдәни чаралар вакытында, бигрәк тә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары «Илһамият» клубы концертларын алып баручыларның берсе.


Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз