25 августта Теркулова Наҗия Абдрахман кызының тууына 90 ел тулды

25 августта Теркулова Наҗия Абдрахман кызының тууына 90 ел тулды

25 августта Теркулова Наҗия Абдрахман кызының тууына 90 ел тулды

25.08.2019

Бүген – 25 августта күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Теркулова Наҗия Абдрахман кызының тууына 90 ел тулды.

Наҗия Теркулова 1957 елда ул Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (Е. А. Абросимова классы) тәмамлый һәм Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә эшкә җибәрелә. 1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты булып катнаша.1958 елда Мәскәүдә эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсында катнашып дипломант исеменә лаек була һәм СССР мәдәният министрлыгының мактау гармотасы белән бүләкләнә.

1959 елда  яшь җырчы Абай исемендәге Казах дәүләт академия опера һәм балет театрында (Алма-Ата) солист итеп чакырыла. Биредә ул Н.Тлендиевның «Алтын таулар», Е.Брусиловский куйган «Кыз, җибек» операларын сәхнәләштерүдә катнаша.  Шулай ук казах радиосының эстрада оркестры белән чыгыш ясый.

1962-1965 елларда ул Калинин өлкә академия филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясе солисты була, 1964-1965 елларда – Москонцерт оештырган концертларда чыгыш ясый.

1966 елда ул Татарстан мәдәният министрлыгы чакыруы буенча Казанга әйләнеп кайта, үз эшчәнлеген  филармониянең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә дәвам итә. Җырчыны гастрольләр белән бай, иҗади тормыш үзенә тарта. Ул Татарстан сәнгать осталарының Мәскәү, Ленинград, Уфа һәм башка шәһәрләрдә узган концертларында җырлый. Татар сәнгате эшлеклеләре делегациясе составында Монголиядә гастрольдә була.

Югары башкару осталыгына ия булуы Наҗия Абдрахман кызына  данлыклы дирижерлар: Натан Рахлин, Олег Лундстрем, Георгий Гаранян  җитәкчелегендәге оркестрлар белән бергә чыгыш ясау мөмкинлеге бирә.

Җырчы кайда гына булмасын, ул һәр җирлекнең нечкәлекләрен, зәвыген, рухын тоеп, отып ала. Аның репертуарын башка бик күп милләт композиторларының әсәрләре бизи. Ә татар композиторларының җырларын ул аеруча бер җылылык, эчкерсезлек белән башкарды. «Беренче мәхәббәт» (С.Садыйкова көе, Ә.Рәшит сүз.), «Йолдызлы кичтә» (Җ.Фәйзи көе, Ф.Яруллин сүз.), «Оныта алмыйм» (Р.Яхин көе, М.Ногман сүз.), Яшьлек вальсы (З.Хәбибуллин көе, М.Хөсәен сүз.), «Җырлама син, иркәм» (М. Мозафаров көе, А.Пушкин сүз.), «Былбыл» (Л.Хәмиди көе, Г.Әхмәтҗанов сүз.), «Өзелгәнсең сиреньнән» (Н.Җиһанов көе, С.Хәким сүз.) һәм башка җырларның беренче башкаручысы була ул. Аның башкаруында яңгыраган бик күп җырлар татар музыкасының алтын фондына керәләр.

Филармониядә озак еллар эшләп 1991 елда лаеклы ялга чыккач та, Наҗия Абдрахман кызы Теркулова иҗади эшчәнлеген туктатмады.Төрле мәдәни чараларда, концертларда җырлады.  2015 елда ул филармониядә «Илһамият» клубы сәхнә ветераннары концертында ( 85 яшендә!) чыгыш ясады, әле алга таба да үзенең юбилей концертын зур сәхнәдә үткәрү нияте белән яшәде.

Җырчы 2016 елның 14 октябрендә арабыздан китеп бакыйлыкка күчте, Казанда Киндери зиаратында җирләнде. 


Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз