Филармониядә шаулап репетицияләр бара, коллективлар гастрольгә чыгалар.

Филармониядә шаулап репетицияләр бара, коллективлар гастрольгә чыгалар.

Филармониядә шаулап репетицияләр бара, коллективлар гастрольгә чыгалар.

21.08.2019
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективлары җәйге яллардан килеп, кызу эшкә керештеләр. Филармониядә  шаулап репетицияләр бара, коллективлар гастрольгә чыгалар, «WorldSkills Kazan 2019»ның мәдәни программасында актив катнашалар.
 
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай  премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле  15, 18, 20 августта  Чемпионат кунакларын каршы алып, алар алдында  репертуарындагы  иң затлы номерларын башкарды. 22 августта (12.00) ансамбль Казанның Бауман урамында, Ф.Шаляпин һәйкәле алдында  казанлылар һәм шәһәребез кунаклары өчен бер сәгатьлек концерт бирәчәк. 
30 август – Шәһәр көнендә –  ансамбль чыгышын ике мәдәни мәйданда – Казан кремле янындагы М.Җәлил һәйкәле янында (12.00) һәм Г.Камал театры каршында (15.00) күреп була.
Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз