Бүген Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Гали улы Маликовка 70 яшь тула!

Бүген Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Гали улы Маликовка 70 яшь тула!

Бүген Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Гали улы Маликовка 70 яшь тула!

20.07.2019

Бүген – 20 июльдә Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты җыр кафедрасы мөгаллиме  Рөстәм Гали улы Маликовка 70 яшь тула! Күркәм юбилее уңаеннан, аңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы,  озын гомер, эшендә иҗади  уңышлар телибез.

Ул Казан дәүләт консерваториясен тәмамлагач, Башкорт дәүләт филармониясендә  ун елга якын эшли, әлеге елларда Рөстәм Маликов халыкның яраткан, популяр җырчысына әверелә.

1988 елда ул Казанга кайтып, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Үзенең сольный концертлары белән Татарстан, Башкортстан һәм Россиянең төрле төбәкләрендә чыгыш ясый. Тембры ягыннан үзенчәлекле соклангыч, көчле лирик-драматик тенор тавышка һәм милли, классик бай репертуарга ия булган җырчы филармониянең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә  озак еллар әйдәп баручы солист-вокалист булып 2011 елга кадәр эшләде.   

Рөстәм Маликов татар, рус һәм чит ил композиторларының камера-вокал әсәрләрен пропагандалый. Ул классик әсәрләрдән, опералардан арияләр, төрле романсларны югары профессиональ дәрәҗәдә башкара. Аның репертуарында Дж.Пуччининың «Богема» операсыннан Рудольф, З. Исмәгыйловның «Салават Юлаев» операсыннан Салават, С. Сәйдәшевнең «Сау бул, Казан»ыннан Муса ариясе,Н.Җиһановның «Җәлил» операсыннан Җәлил ариясе, П.Чайковский, М.Глинка, Л.Бетховен, В.Моцарт, С.Рахманинов һәм башка бөтен дөньяга танылган композиторларның вокал өчен катлаулы әсәрләре дә зур урын алып тора. Ул милли җыр сәнгате үрнәкләре – татар халык җырларын, татар композиторларының лирик җырларын да тамашачының күңел кылларын тибрәндерерлек итеп башкара. Алар арасында «Герман көе», «Илкәем» (Н.Исәнбәт сүз.), «Туган тел» (Г.Тукай сүз.), «Тәфтиләү» (Г.Тукай сүз.), «Хафизәләм иркәм», «Җанкай-җанаш», «Хәмдия», «Рәйхан», «Кара юрга», «Гайса батыр», «Уел» һ.б. татар халык җырлары, С. Сәйдәшевнең «Күңелләрдә яз булсын», «Динар тавы», «Хуш авылым», С. Садыйкованың «Дөнья матур, дөнья киң», Р.Яхинның «Син кайда идең», «Оныта алмыйм», «Китмә сандугач», «Ялгыз агач», М. Маликовның «Сары сагышлардай» (Г.Рәхим сүз.) һәм башка композиторларның бик күп җырлары бар. Татар халык җырларын курайда уйнап башкаруы да тамашачыларның көчле алкышларына күмелә.

Хөкүмәт дәрәҗәсендә уза торган юбилей концертларында да еш катнаша җырчы. Ул шулай ук Татарстаннан тыш башка бик күп өлкәләрдә һәм чит илләрдә көтеп алынган солист башкаручы.Татарстан телевидениесендә аның катнашында биш концерт язмасы әзерләнгән. 

Рөстәм Маликов 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының җыр кафедрасында мөгаллим, педагог вазыйфасын башкара.  


Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз