Филармониянең әдәби-музыкаль лекторий солистлары Г. Р. Державинның тууына 276 ел тулуга багышланган Бөтенроссия шигърият фестивалендә катнашалар

10.07.2019
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солистлары – Татарстан Республикасының халык артисты Роман Чуйнов, Татарстан Республикасының атказанган артисты Ригина Валиева, Халыкара конкурслар лауреаты Алиса Мамина Г. Р. Державинның тууына 276 ел тулуга багышланган Бөтенроссия шигърият фестивале чараларында катнашалар. 

Фестивальне оештыручылар – Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге, Лаеш муниципаль районы. 

Бәйрәм чаралары 2019 елның 14 июлендә Казан (Лядской бакчасы, 11 сәгатьтә башлана) һәм Лаеш (Г.Р. Державин һәйкәле алдындагы мәйдан, 14 сәгатьтә башлана) шәһәрләрендә уза. 
Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз