Иртәгә Казанда Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта ачыла!

Иртәгә Казанда Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта ачыла!

Иртәгә Казанда Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта ачыла!

13.06.2019
2019 елның 14 июнендә (10.00, җомга) Казанда күренекле татар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры Әлфия Авзал кызы Авзалова  истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була. Мемориаль такта җырчының 2004 елдан алып вафатына кадәр яшәгән йорты диварына  – Казан шәһәре, Туфан Миңнуллин урамы,  8а йорты  адресы буенча урнаштырылган. Истәлек тактасы ачу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты О.И.Павлова,  күренекле сәнгать, фән, әдәбият әһелләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз