Рәйсә Кәрим кызы Волкованың тууына 100 ел!

Рәйсә Кәрим кызы Волкованың тууына 100 ел!

Рәйсә Кәрим кызы Волкованың тууына 100 ел!

05.06.2019
Бөек Ватан сугышы елларында (1940-1943) Рәйсә Кәрим кызы Татарстан радиосында диктор булып эшли. 1950 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый һәм биредә укытырга кала. 1950-1952 елларда консерватория каршында эшләп килүче хор капелласында дирижер  була.
1958 елда Рәйсә Волкова Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә килә. 1958-1965 елларда  филармониянең сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара, 1968-1974елларда әдәби-музыкаль лекторийда сәнгать җитәкчесе була. Рәйсә Кәрим кызы бу елларда үзен республикабызның музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткән, югары профессиональ дәрәҗәдә эшләүче җитәкче итеп таныта. 1975 елда, күпъеллык тырыш хезмәте өчен, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач та ул яшьләрне музыка, сәнгать белән тәрбияләү эшен дәвам итә.
2000 елның 26 сентябрендә вафат була, Казанда җирләнгән.

 
Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз