Халкыбызның бөек җырчысы Шакиров Илһам Шакиров вафат...

Халкыбызның бөек җырчысы Шакиров Илһам Шакиров вафат...

Халкыбызның бөек җырчысы Шакиров Илһам Шакиров вафат...

16.01.2019

Татар музыка сәнгате зур югалту кичерде –2019 елның 16 гыйнварында 84 нче яшендә легендар җырчыбыз, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын татар эстрадасын үстерүгә багышлаган бөек шәхес, Татарстанда һәм аннан читтә яшәгән барлык татар халкын берләштереп торган талантыбыз, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казан шәһәренең почетлы гражданы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров арабыздан мәңгелеккә китте.
Илһам Шакиров – 59 елдан күбрәк гомерен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләп, милләтебезгә армый-талмый хезмәт иткән бөек сәнгатькәребез. Ул 1960 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, филармониягә эстрада солисты булып урнаша. Эшләвенең беренче көннәреннән үк моңлы җырлары белән тамашачы күңелен яулый.
Илһам Шакиров кебек илаһи талант иясе, җыр сәнгатендә үзе бер дәвер тәшкил иткән легендар шәхес, мәшһүр халык җырчысы гасырларга бер генә туа. Аның табигать биргән моңлы тавышы татар халкының бар моң-зарын үз эченә сыйдырган. Югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы, гаҗәеп эшчәнлеге, искиткеч матур тембрлы иркен тавышы белән иҗат иткән җырлары саны меңнәр белән исәпләнә. Башкарган җырлары йөзләрчә исемдәге пластинкаларда, төрле форматтагы дискларда, видеоязмаларда халыкка таралды. Илһам Шакировның һәр җыры – башкару сәнгатенең үрнәге, эталоны булды.
Асыл җырчыбызның репертуары искиткеч зур һәм күпкырлы иде. Ул барлык татар халык җырларын, бик күп татар композиторлары әсәрләрен үз эченә алган иде. Халык җәүһәрләре булган җырлар белән беррәттән, классиканы да җырлады, романсларны яратып башкарды. Җырчы репертуар сайлауда гаять талымлы булды, аны тирән эчтәлекле, олы мәгънәле, затлы-зәвыклы җырлардан гына туплады. И.Шакировның һәр җыры – ул тәмамланган сәнгать әсәре иде. Шулай ук Илһам Шакиров мәшһүр композиторларыбыз Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, Заһит Хәбибуллин, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Фасил Әхмәтов һәм башкалар язган әсәрләрне беренче булып башкарып, аларга тәүге һәм кабатланмас яңгыраш бүләк итеп, башкару эталоны булдырды. Шулай ук татар тамашачысы рус, казах, үзбәк, әзәрбәйҗан, каракалпак, башкорт һәм башка халыкларның җыр сәнгате белән И.Шакиров жырлары аша танышты.
И. Шакиров үзе иҗат иткән «Идел буе каеннары» (Ә. Ерикәй сүзләре), «Очрашу җыры» ( Г. Зәйнашева сүзләре), «Безнең Идел буйлары» (халык сүзләре), «Һаман истә» (Л. Айтуганов сүзләре), «Гөлмәрьям» (Г. Афзал сүзләре), «Сибелә чәчем» (халык сүзләре), «Син сазыңны уйнадың» (Н. Исәнбәт сүзләре), «Мәңгелеккә китеп барам» (Г. Игебаев сүзләре) һәм башка җырлары белән дә халык мәхәббәтен казанды; аларның күбесе чын мәгънәсендә халыкның иҗат хәзинәсенә әверелде.
Ярты гасырдан күбрәк иҗат гомере дәверендә мәшһүр җырчыбыз зур концерт эшчәнлеге алып барды, Россиянең һәм Советлар Союзының бик күп калаларында, союздаш республикаларда, чит илләрдә гастрольләрдә булды. И. Шакиров концертлары һәрчак зур уңыш белән узды. Тамашачы аны аягурә басып каршы алды һәм озатып калды. Аның исеме дөньяның татарлар яшәгән һәр кыйтгасында билгеле.
Кабатланмас җырчыбыз, илаһи моң иясе Илһам Гыйльметдин улы Шакиров үзенең иҗаты, тормышы белән татар халкы, яраткан тамашачылары күңелендә тирән эз калдырды. Үзе китсә дә, аның якты истәлеге, үлмәс җырлары безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр.


Җырчы белән хушлашу 18 гыйнварда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында була. Хушлашучылар өчен театр ишекләре 9 сәгатьтә ачыла. Рәсми хушлашу 11 сәгатьтә башлана.

Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз