Бүген Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әсхат Зөфәр улы Сафинга 75 яшь тула!

Бүген Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әсхат Зөфәр улы Сафинга 75 яшь тула!

Бүген Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әсхат Зөфәр улы Сафинга 75 яшь тула!

26.12.2018
Әсхат  Сафин иҗади эшчәнлеген Удмурт дәүләт филармониясенең җыр һәм бию ансамблендә биюче буларак башлый. 1963 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә балет артисты буларак кабул ителә. Осталыгы һәм эш сөючәнлеге аңа ансамбльнең башлап биючеләренең берсе булып китәргә этәргеч бирә.
Артистлык карьерасы тәмамлангач, ул филармониядә концертлар оештыручы булып эшли башлый, 1984 елда филармониянең концерт эшчәнлеге буенча директор урынбасары вазифасына билгеләнә.
1989 елның март аенда аны филармония коллективы бертавыштан директор итеп сайлый. 1992 елда читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. 2003 – 2007 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Концерт залы директоры булып эшли.
 
Юбилярны чын күңелдән тәбрик итәбез. Саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез!
Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз