Яңалыклар

Җырчы Наҗия Теркулова каберенә таш.куела

2018 елның 11 октябрендә (пәнҗешәмбе) 10 сәгатьтә Казанның Киндери татар зияратында Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулова каберенә таш куелачак. 11 октябрьдә 9 сәг.20 минутта Татар филармониясе яныннан зияратка автобус кузгала. Җыелу вакыты – 9.00. Наҗия Габдрахман кызы Теркулова 2016 елның 15 октябрендә вафат булды. Җырчының кабере зияратның 31 участогында урнашкан (1236нче номерлы урын). Сезне җырчы рухына дога укырга һәм таш куюда катнашырга чакырабыз.

09.10.2018

Филармония бакчасында легендар Хәмдүнә Тимергалиева утырткан агач бар!

Филармония бакчасында танылган артистлар исеменнән һәм мәшһүрләр истәлегенә агач утырту йоласы 2015 елның октябрендә барлыкка килгән иде. Бүген бакчада инде 15 шундый «исемле» агач ныгып үсеп китте.

08.10.2018

Татар филармониясендә МУЗЫКА һәм ЗИРӘКЛӘР көне узды.

Татар филармониясендә МУЗЫКА һәм ЗИРӘКЛӘР көне узды. Традицион бәйрәм – сәхнә ветераннарыбыз истәлекләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Бар да гадәттәгечә – алар яшь чактан ук ияләнгәнчә...

02.10.2018

Фольклор музыкасы ансамбле «Сәнгать дәресләре»н дәвам итә!

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән уртак музыкаль проекты яңа сезонда да дәвам итәчәк.

14.09.2018

Татарстанның атказанган артисты Азат Хәлимовка 60 яшь тулды.

8 сентябрьдә күренекле музыкант-аккомпаниатор, Татарстанның атказанган артисты Азат Хәлимовка 60 яшь тулды.

08.09.2018

Бүген Сафин Хәйдәр Хәбиб улына 65 яшь тулды.

Гомер бәйрәме – юбилее уңаеннан саулык-сәламәтлек, хәерле озын гомер, җан тынычлыгы, яратып башкарган эшендә зур уңышлар телибез.

25.07.2018

ЧЕМПИОНАТ матбугат үзәгендә – татар фольклоры

Бүген Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле «FIFA 2018 Kazan» матбугат үзәгендә чемпионатта эшләү өчен төрле илләрдән җыелган журналистлар каршында чыгыш ясады.

05.07.2018

Зифа Басыйрованың тууына 108 ел.

Бүген күренекле татар җырчысы, актриса, Татарстанның атказанган артисты, кабатланмас нәфис моң иясе Зифа Басыйрованың тууына 108 ел. Зифа Басыйрова 1956 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли һәм халык җырларын, татар композиторлары әсәрләрен иң яхшы башкаручыларның берсенә әверелә. Аның матур, күңелләргә үтеп керә торган тавышы, үзенчәлекле башкару осталыгы, тирәнтен уйланып төзелгән репертуары җырчының исемен республикабыздан еракларда да киң билгеле итте.

04.07.2018

Бүген Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль ага Җәләлетдиновка 85 яшь тулды

Күренекле җырчының иҗади язмышы тулаем Татар филармониясе белән бәйле. Биредә аның уңышлары, дәрәҗәсе, хөрмәт тулы алкышлары. Биредә ул һәрчак хөрмәттә. Юбилеегыз белән, кадерле Эмиль ага! Сезгә саулык, җан тынычлыгы һәм, әлбәттә, сүнмәс иҗат дәрте телибез!

02.07.2018

Котлыйбыз!

Бүген Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиевның туган көне. Котлыйбыз! Озын иҗат гомере телибез!

26.06.2018

Әлфия апаның рухы шат булсын.

Бүген, Әлфия апа Авзалованың вафатына бер ел тулган көннәрнең берсендә, аның рухына атап Коръән ашы уздырдык. Әлфия апаның гаиләсе моннан берничә көн элек ел ашын уздырган иде инде. Филармония җитәкчелеге үз ветераннарын, Әлфия апа белән озак еллар эшләгән иҗатчыларны кабат догалы табынга җыярга ниятләде. Догалы да, шаян да, Әлфия апа турында күңелле истәлекләргә бай да мәҗлес булды. Коръәнне Мәрҗәни мәчетеннән Рамил хәзрәт укыды. Әлфия апаның рухы шат булсын. Исәннәргә озын гомерләр бирсен. Бүген кич филармония паркында Хәйрия концерты да була. Бик матур көн бүген, Ходайга шөкер!

21.06.2018

Котлыйбыз!

Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 30 маендагы 281 санлы Указы белән «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният оешмасының Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры артисты-вокалисты (солисты) Резидә Локман кызы Галимовага «РОССИЯНЕҢ АТКАЗАНГАН АРТИСТЫ» дигән мактаулы исем бирелде. Котлыйбыз! Яңа иҗади уңышлар телибез!

31.05.2018
Загрузить ещё

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз