TATAR СҮЗЕ

TATAR СҮЗЕ конкурсы


   

    


    

“ТАТАR СҮЗЕ” бәйгесендә катнашучылар өчен гариза формасы

Матбугатта чыккан материалларга сылтамалар

ТАТАR СҮЗЕ аудио

ТАТАR СҮЗЕ аудио 2

Бәйгенең Нигезләмәсе һәм жюри әгъзалары исемлеге

Положение о конкурсе и состав жюри

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесенең II турына узган конкурсантлар

“TATAR  СҮЗЕ” БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ


 
 

Бәйгегә барлыгы  3955  видеоязма кабул ителде. Әлеге эшләрдән II турга 350се сайлап алынган иде, жюри карары белән өстәмә утырыш узды һәм II турның рәсми исемлегенә, тавыш бирү юлы белән,  85 конкурсант сайланды.
2021 елның 3 һәм 17 февралендә жюри әгъзалары  өч номинациядә (шигърият, проза, мәсәл) узучы бәйгенең дүрт категория (0-10 яшь, 11-17 яшь, 18 яшь һәм өлкәнрәк, профессионаллар) катнашучылары арасында финалистларны билгеләде. Жюри әгъзаларының тавыш бирүе 10 баллы исәп буенча барды. Баллар тигез булганда җиңүче ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнде. Бәйге нигезләмәсенең 8.10. пункты нигезендә, катнашучыларның башкару осталыгына карап, аерым номинацияләрдә кайбер урыннар бирмәскә, аерым номинацияләрдә – берничә урын билгеләргә хәл ителде.

Нәтиҗәдә җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә расланды:
 

0 - 10 яшь категориясендәге катнашучылар арасында:


Шигърият:
I урын – Дилә Сибагатуллина
II урын – Таңсылу Сәлахова,  Сәфинә Гарифуллина,  Нәргизә Хәбибрахманова
III урын – Сәйдә Хәсәнова
  • Кызыксындыру премиясе – Дилә Хисамова   
 
Проза:
I урын – Нәргизә Сабирҗанова
II урын – Зилия Әскарова 
III урын – Раил Мәрданов
Мәсәл:
I урын –  Мәръям Зәкиева
III урын – Нәфисә Ибраһимова
 

11 -17  яшь категориясендәге  катнашучылар арасында

Шигърият:
I урын – Тимур Фазлиев, Айзат Хәйруллин
II урын –  Данис Хисмәтуллин, Айрат Шамс.
III урын – Камилә Ганиева, Раяз Сәлахетдинов
Проза:
III урын – Алсу Вәлиева
Мәсәл:
III урын – Айсылу Абдуллина
 
 
 

18 яшь һәм өлкәнрәкләр  категориясендәге катнашучылар арасында


Шигърият:
I урын –Тамчыгөл Сәлахова
II урын – Эльвира Камалетдинова
III урын – Гүзәл Сибагатова
 
Проза:
I урын – Рания Усманова
II урын – Гөлчәчәк Камалиева
III урын – Фоат Заһриев
Мәсәл:
I урын – Илдар Динмөхәммәтов
II урын –  Гүзәл Шакирова
III урын – Дилбәр Гайнуллина

«Профессионаллар» категориясендәге катнашучылар арасында
(Нигезләмә шартлары буеннча, әлеге категория катнашучылары арасында номинацияләргә бүленеш юк)


I урын – Фәннүр Мөхәммәтҗанов
II урын – Идел Кыямов
III урын – Мәдинә Гайнуллина

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз