Коллективлар һәм башкаручылар

Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие

Иҗат җитәкчесе - Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев

Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие

Әдәби-музыкаль лекторий дөньякүләм танылган классик музыканы пропагандалау белән беррәттән, рус һәм татар профессиональ композиторларының, шагыйрьләрнең әсәрләрен, шулай ук халык иҗатын тамашачыга җиткерү буенча зур эшчәнлек алып бара. Озак еллар дәвамында биредә республикабызның күренекле сәнгать осталары иҗат итә. 2014 елдан лекторийны Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев җитәкли. Бүгенге көндә биредә югары профессиональ мөмкинлекләргә ия булган артистлар, халыкара конкурслар лауреатлары: Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев (тенор), талантлы яшь җырчылар Ригина Вәлиева (сопрано), Игорь Макаров (баритон), Роман Чуйнов (концертмейстер) эшли. Концертларда артистлар башкаруында төрле жанрдагы әсәрләр: опера, романс, халык көйләре яңгырый. Алар филармониядән тыш республикабызның төрле шәһәрләрендә, районнарында, югары һәм урта уку йортларында, мәктәпләрдә, санаторийларда чыгыш ясый. Шулай ук лекторийның солистлары ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры концертларында да катнашалар. Яшь буынга музыкаль-эстетик тәрбия бирү максаты белән коллектив яшь тамашачыларга да берсеннән-берсе эчтәлекле, зәвыклы концерт программаларын тәкъдим итә.

Укуны дәвам итү
5/13
Аудио һәм видео
Видео

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз