Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатуллиналарның 70 яшьлек юбилейларына багышланган «Җыр бәйрәме»

Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатуллиналарның 70 яшьлек юбилейларына багышланган «Җыр бәйрәме»

Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатуллиналарның 70 яшьлек юбилейларына багышланган «Җыр бәйрәме»

21.02.2018
Хөрмәтле журналистлар!
2018 елның 26 февралендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт Драма һәм Комедия театрында күренекле татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фәрит Хатыйпов һәм Татарстанның халык артисты Рабига Сибгатуллиналарның 70 яшьлек юбилейларына багышланган «Җыр бәйрәме» була.
Концертта Татарстанның халык артистлары Рабига Сибгатуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Георгий Ибушев, Гөлзада Сафиуллина, Фердинанд Сәлахов, Зөһрә Шәрифуллина, Римма Ибраһимова, Искәндәр Биктаһиров, Лена Бичарина, Азат Тимершәех, Илсур Сафин, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Филүс Каһиров, Марсель Вәгыйзов; Илшат Вәлиев, Ринат Гыйләҗев, Рәфинә Ганиуллина, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Чулпан Йосыпова, Илһам Шәриф, Илназ Минвәлиев башкаруында Фәрит Хатыйповның төрле елларда иҗат иткән җырлары яңгыраячак.
Юбилярны шулай ук Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле дә тәбрик итә.
Концертны Кәрим Тинчурин театры артистлары Резеда Сәлахова һәм Артем Пискунов алып бара.
Сценарий авторлары – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Сәфәргалиева.
Юбилей концертын «Яңа гасыр» каналы язып ала.






Фәрит Хатыйпов 1948 елның 1 гыйнварында ТР Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туа
Амплуа: музыкант, концертмейстер-аккомпаниатор, композитор
Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Татарстанның халык артисты (2013)
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә Фәрит Хатыйпов 1972 елда, Казан музыка училищесын тәмамлаганнан соң, җитлеккән музыкант, коеп куйган баянчы буларак килә.

Филармониядә ул баянчы аккомпаниатор буларак эшләү дәверендә, нинди генә әсәрне башкармасын, үзенең табигый сизгерлеге, ритмны нечкә тоемлавы, музыкальлеге, халыкчанлыгы белән аерылып тора. Һәр җырчы башкаручының җырлау үзенчәлекләрен күздә тотып уйнаучы һәм һәрбер әсәрнең аһәңен нечкә тоемлаучы профессиональ музыкант Фәрит Хатыйпов белән барлык сәнгать осталары да бик теләп чыгыш ясыйлар.
Татар дәүләт филармониясендә эшләү дәверендә элеккеге СССРның ул аяк басмаган почмагы калмагандыр. Габдулла Рәхимкулов, Зиннур Нурмөхәммәтов, Эмиль Җәләлетдинов, Таһир Якупов, Усман Әлмиев, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Венера Ганиева,Хәмдүнә Тимергалиева һәм башка бик күп күренекле җырчылар белән бергә эшләргә туры килә аңа.

Ул үзе генә сәхнәдә солист башкаручы буларак та чыгыш ясый. Үзенең булачак гомерлек яры Рабига Сибгатуллина белән дә сәхнә кавыштыра аларны. Инде менә икесе дә бергәләп сәнгатебезгә кырык елдан артык игелекле хезмәт итеп, бик күп гастрольләрдә бергә йөреп, сәхнә түрендә, концертларда матур пар булып, тамашачыларның мәхәббәтләрен казандылар. Аларның иҗади хезмәтләре дәверендә дистәләгән аудио альбомнары һәм МРЗ-дисклары дөнья күрде.

Баянчы-аккомпаниатор булуы белән бергә, үз өстендә тырышып эшләп, Фәрит Хатыйпов бик күп җырлар язып, композитор булып та танылды. Аның үз зәвыге, җырда үз йөзе бар. Ул җыр сөюче тамашачыларга җырчы-башкаручыларга ниндирәк җырлар кирәклеген яхшы тоя, яхшы сиземли. Аның көйләре халыкчан, хәтердә тиз кала торган, классик җырларыбыз үрнәкләрен, халкыбыз көйләрен бүгенге заман аһәңнәре белән оста бәйләп, үрелдереп барган, табигый агылышлы мелодиягә корылган.Фәрит Хатыйпов җырларын халкыбызның күренекле җырчыартистлары, һәвәскәр башкаручылар яратып башкаралар, җыр сөючеләр яратып тыңлыйлар. Бигрәк тә аның "Һаман яратам" (Зөлфәт шигыре), "Синең елмаюың" (Х.Туфан шигыре), "Гөлнарым" (Г. Афзал шигыре), "Авыл кызы" (Д. Хәбибуллин шигыре), "Сау бул инде"(Р.Валиев шигыре)" Җилфел-җилфер җил искәндә" (Ә. Ерикәй шигыре), "Моңлану"(Ф.Сафин шигыре), "Туган ягым Теләче" (А.Сабиров шигыре), "Миләүшә" (М.Хөсәен шигыре), "Тәрәзәңдә утың бар" (Н.Акмал шигыре), "Яңа Бүләк" (М.Миншин шигыре), "Чык юлларга"(Ф.Яруллин шигыре), "Яз җыры" (Ф.Шәфигуллин шигыре), “'Шулай шул" (Р.Миңнуллин шигыре), Һ.б. җырлары аның иҗатының узенчәлекләрен билгели торган матур җырлар.

Ф. Хатыйпов "Һаман яратам" исемле үзенең 127 җырын үз эченә алган беренче җырлар җыентыгын 1998 елда бастырып чыгарды, 106 җырдан торган "Моңлану" дип аталган икенче китабы 2003 елда дөнья курде, "Парлы гашыйк" исемле 151 җырдан торганы 2008 елда чыкты, дуртенче "Синең нурың" дигән китап 100 җырдан тора; 150 җырны эченә керткән бишенче китапта Ф.Хатыйповның соңгы еллардагы иҗаты тупланган.

Ф.Хатыйпов яшь музыкантларны табу, барлау җәһәтендә, төрле мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә яши. Озак еллар буе ул Казан шәһәренең 10 нчы татар интернат мәктәбе укучыларын уз канаты астына алып хезмәттәшлек итә, төрле эчтәлектәге концерт-кичәләр оештыра. Үсеп килүче яшь буынга музыкага мәхәббәт тәрбияләнгән әлеге лекция - концертларында ул татар халык уен кораллары тарихын һәм халык иҗаты үрнәкләрен җиткерә.

1987 елда Ф.Хатыйпов Мәскәүдә узган II Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты булып, медаль белән бүләкләнде, 1994 елда "Балалар җыры - 1993-1994" конкурсында һәм 2001 елда "Татар җыры-2001" телевизион конкурсында җыр авторы буларак катнашып, лауреат исемен яулады. Музыка сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен 1993 елда "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Виртуоз баянчының бүгенге көндә дә гастрольләр мәйданы бик киң,ул җырчылар белән сәхнәдән-сәхнәгә бергә атлап, бик куп концертларда катнаша, баянын иңенә асып гастрольләргә йөри. Аның чыгышлары Татарстан руспубликасы һәм Россиянең бик күп төбәкләрендә генә түгел, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез каршында да яңгырый. Сәнгатьосталарының юбилей кичәләрендә һәм дәүләт күләмендә уза торган мәдәни чараларда катнашу; Татарстан телевидениесендә һәм радиосында чыгыш ясау, телевидение һәм радио фондына язылу һәм башка бик куп иҗади чараларның барысына да Ф.Хатыйпов - зур җаваплылык һәм ныклы әзерлек белән якын килә. (Филармония сайтыннан алынды)
---

Рабига Сибгатуллина 1948 елның 27 гыйнварында Арча районы Иске Иябаш авылында туа.
Амплуа: җырчы
Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1990), Татарстанның халык артисты (2013)
Рабига Сибгатуллинага табигать тавышны мул итеп биргән. Аңарда - нурлы, төсмерләргә бай тембрлы көчле тавыш, иркен сулыш, килешле буй- сын, мөлаем йөз. Аһәңе җиңел һәм иркен, шул ук вакытта гади һәм табигый - аңарда ясалмалылык, кылану манерасы юк. Рабига Сибгатуллина Г. Сөләйманова, З.Басыйрова, Ә.Авзалова кебек халыкчан җырчыларның традицияләрен дәвам итсә дә, ул аларны кабатламады.Аның үз тавышы, үз моңы, үзенә генә хас җырлау алымнары бар. Аның башкару осталыгы гаять халыкчан, шул ук вакытта ул эстрада алымнарын да уңышлы файдалана.
Рабига Сибгатуллина Казанга килгәч, Сара Садыйкова җитәкләгән хорга йөри башлый. Композиторның киңәшенә колак салып, ул Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә 1969 елда эшкә килә. Шул ук елны Мәскәү шәһәрендә уза торган конкурста катнаша һәм төрле жанрдагы 400 башкаручы арасыннан сайлап алына. 1969 елдан 1970 елга кадәр Россиянең халык артисткасы И.П. Яунзем җитәкчелегендәге Бөтенсоюз эстрада сәнгате студиясендә белем алып, халыкчан пландагы эстрада җырчысы булып өлгереп, Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый.

Рабига Сибгатуллина филармониядә башта Илһам Шакиров бригадасында, аннары Габдулла Рәхимкулов, Эмиль Җәләлетдинов, Зиннур Нурмөхәммәтов белән эшли. Сәхнә аны оста баянчы, музыкант, композитор Фәрит Хатыйпов белән кавыштыра. Алар эштә дә, тормышта да аерылмас булып, бер-берсен хөрмәтләп, җырга-моңга хезмәт итәләр. Икесе бергәләп сәнгатебезгә кырык елдан артык игелекле хезмәт итеп, бик күп гастрольләрдә бергә йөреп, сәхнә түрендә, концертларда матур пар булып, тамашачыларның мәхәббәтләрен казандылар. Аларның иҗади хезмәтләре дәверендә дистәләгән аудио альбомнары һәм МРЗ-дисклары дөнья күрде.

Рабига Сибгатуллинага табигать тавышны мул итеп биргән. Аңарда - нурлы, төсмерләргә бай тембрлы көчле тавыш, иркен сулыш, килешле буй- сын, мөлаем йөз. Аһәңе җиңел һәм иркен, шул ук вакытта гади һәм табигый - аңарда ясалмалылык, кылану манерасы юк. Рабига Сибгатуллина Г. Сөләйманова, З.Басыйрова, Ә.Авзалова кебек халыкчан җырчыларның традицияләрен дәвам итсә дә, ул аларны кабатламады.Аның үз тавышы, үз моңы, үзенә генә хас җырлау алымнары бар. Аның башкару осталыгы гаять халыкчан, шул ук вакытта ул эстрада алымнарын да уңышлы файдалана.

Җырчының репертуар байлыгы да күпләр өчен үрнәк булырлык. "Гөлҗамал" (татар халык җыры),"Назлы гөлкәем"(Ф.Әхмәтов көе, Я.Кәрим шигыре), "Бер тауда ун чишмә" (Ә.Фәттах, С.Хәким), "Парлылар йөри көймәдә" (Р.Гатауллин),"Әйт,дускаем,әйт" (С.Садыйкова), “Кайтам инде” (С.Садыйкова көе, И. Юзеева сүз.), “Сау бул инде” (Ф.Хатыйпов көе, И. Юзеев сүз.), “Их,дускаем кил әле” (И. Мәҗитов көе, Ә. Бикчәнтәев сүз.) һәм башка татар композиторларының әсәрләре, татар һәм башкорт халык көйләре аның репертуарында лаеклы урын алды. Ә инде иҗат һәм тормыш юлдашы Фәрит Хатыйповның көйләре аның репертуарының үзәген тәшкил итә, Ф.Хатыйповҗырчының төп аккомпаниаторы да. Ф.Хатыйповның "Моңлану" (Ф.Сафин шигыре) җырын, "Һаман яратам" (Зөлфәт), "Шулай шул" (Р.Миңнуллин),"Синең нурың" (Х.Туфан) һ.б. бик күп җырларын Р.Сибгатуллина беренче булып башкарды.

Рабига Сибгатуллина Идел буе шәһәрләрендә, республикабыз күләмендә узучы фестивальләрдә, бик күп төбәкләрдә узучы Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә еш катнаша.

Җырчы бик күп гастрольләргә чыга. Аны авыл хезмәтчәннәре дә бик яратып көтеп ала, Татарстанда ул булмаган бер генә төбәк тә калмагандыр, мөгаен. Шулай ук Россиянең бик күп шәһәрләрендә һәм ерак Себер киңлекләрендә, Урта Азия шәһәрләрендә дә аңа көчле алкышладылар.

Рабига Сибгатуллина 1995 елга кадәр филармониядә эшләп лаеклы ялга китте.Шулай булуына карамастан, бугенге көндә дәул иҗатдәрте белән янып яши.Төрле концертларда, әдәби-музыкаль кичәләрдә катнаша, үзенең сольный концертларын оештырып тулы залларда үткәрә. Рабига Сибгатуллина һәм Фәрит Хатыйпов үз иҗатларын яшь буынга җиткерүдә шактый хезмәт куя, Казанга якын-тирәдәге мәктәпләрдә очрашу кичәләре уздыра, үзләрен очрашуларга, концертларга хәзер дә чакырып торалар. Элеккечә халыкка игелекле хезмәт итеп, киләчәк буыннар белән иҗат җимешләрен бүлешеп яши алар.(Филармония сайтыннан алынды)
Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз