Илһам Шакиров истәлегенә багышланган зур концерт һәм Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы

Илһам Шакиров истәлегенә багышланган зур концерт һәм Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы

Илһам Шакиров истәлегенә багышланган зур концерт һәм Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы

12.02.2021
2021 елның 15 февралендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров истәлегенә зур концерт һәм җырчы исемендәге Республика премиясе тапшыру тантанасы була. Татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе Илһам Шакировның исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган, җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән башкаручыларны бүләкләү өчен 2020 елның 22 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә кертелгән премия быел беренче тапкыр тапшырыла. (*Премия ике елга бер мәртәбә тапшырылачак). Илһам Шакиров исемендәге премиянең беренче лауреатлары: - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова; - Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров; - Илһам Шакировның энесе, үзешчән җырчы Флер Шакиров. Тантаналы концертта Илһам Шакиров язмалары, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев, Лидия Әхмәтова; Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәб Фәрхетдинова; Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Вил Усманов, Артур Исламов; Халыкара конкурслар лауреатлары Азат Кәримов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова; актерлар Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Ришат Әхмәдуллин башкаруында шагыйрьләрнең легендар җырчыга, татар җырына багышланган әсәрләреннән юллар; Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, үзешчән җырчы Флер Шакиров, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артистлары Эльза һәм Артур Исламовлар, Марсель Вәгыйзов, Илүсә Хуҗина, Ришат Төхфәтуллин, Илнар Миранов; Халыкара конкурслар лауреатлары Илгиз Мөхетдинов, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Зәринә Хәсәншина, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев,Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Алмас Хөсәенов, Илгиз Мөхетдинов башкаруында татар халык җырлары, татар композиторлары әсәрләре яңгыраячак. Тантаналы чара 18.30 сәгатьтә башлана. Матбугат чаралары вәкилләре премия лауреатлары, артистлар, катнашучы рәсми затлар белән 17.30 сәгатьтән 18.15 сәгатькә кадәр аралаша алачак. Аккредитацияне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге аша узарга кирәк. Элемтә өчен телефон: 8 (905) 312 67 58 (Зимфира Заһид кызы Гыйльметдинова) Концертны «Татар-информ» онлайн күрсәтәчәк
Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз