«Илһамият» артистларын көтегез!

«Илһамият» артистларын көтегез!

«Илһамият» артистларын көтегез!

17.05.2018
Татар филармониясе сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы Татарстан районнарында концертларын  дәвам итә. 5 майда Теләчедә «Солдат озату» бәйрәмендә катнашканнан соң, 9 май – Җиңү көнендә – артистлар Буа мәдәният йортында чыгыш ясадылар. Концертта Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Лена Бичарина, Георгий Ибушев, Рамил Курамшин, Татарстанның атказанган артисты Сания Фәйзуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин катнашты.
Бүген – 17 майда «Илһамият» артистларын Кукмара көтә. Район мәдәният йортында узачак концертта Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Лена Бичарина, Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның атказанган артистлары Азат Хәлимов, Газинур Фарухшин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин катнашачак. Концерт 18 сәгатьтә башлана
18 майда  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның халык артистлары  Рәшит Сабиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Лена Бичарина, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Георгий Ибушевлардан торган сәхнә корифейлары «десант»ы Саба районының Шәмәрдән бистәсенә  төшәчәк.
29 майда сәхнә ветераннары Казанның Осиново бистәсендә концерт куялар.
Уңышлы юллар, рәхмәтле тамашачылар телибез сиңа, «Илһамият»!
Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей