Рәшит Ваһапов каберен зиярат кылу.

Рәшит Ваһапов каберен зиярат кылу.

Рәшит Ваһапов каберен зиярат кылу.

07.05.2018
Бүген – легендар җырчы Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тулган көнне – татар зыялылары аның Казанның Яңа Бистә Татар зияратындагы каберенә чәчәкләр салдылар. Истәлек мәрәсимендә Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, Р.Ваһапов исемендәге Фонд җитәкчелеге һәм артистлары, Татар филармониясе ветераннары, җырчының якташлары катнашты. Рәшит Ваһапов рухына дога укылды, аның чордашлары истәлекләре белән бүлештеләр. Үз чыгышында Татар филармониясе директоры Кадим Нуруллин: «Татар халкында мәшһүр иҗатчылар, җырчылар бихисап. Арадан киткәннәр дә, әлегәчә сәхнәдә булганнар да бар. Һәрберсенә Рәшит Ваһаповка булган кебек игътибар, кайгырту булса иде.  Бу эшне бер филармония генә эшләп бетерә алмый, әлбәттә.  Рифат Фаттахов кебек үз милләтенең бөекләрен оныттырмый саклый белүче егетләр күбрәк булсын», – дигән сүзләр әйте.
Җырчыны искә алу чаралары «Туган авылым» комплексында дәвам итте.
Иртәгә – 8 майда,  чаралар Рәшит Ваһаповның туган ягы – Нижгар өлкәсендә узачак.
(Зимфира Гыйльметдинова)

Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей