Бүген Татар филармониясе солистлары һәм ветераннары Түбән Камада чыгыш ясый.

Бүген Татар филармониясе солистлары һәм ветераннары Түбән Камада чыгыш ясый.

Бүген Татар филармониясе солистлары һәм ветераннары Түбән Камада чыгыш ясый.

01.03.2018
Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солистлары һәм «Илһамият» клубы ветераннары Түбән Каманың Халык иҗаты йортында концерт бирәләр.  Концертта Татарстанның халык артистлары Рамил Курамшин, Резидә Галимова, Лена Бичарина, Фердинанд Сәлахов; яшь җырчылар  Айгөл Гардисламова һәм Ярамир, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин катнаша. Махсус кунак – шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәйрүзә Мөслимова. Программада: татар композиторлары әсәрләре, татар халык җырлары, шигырьләр.
Башлана – 19 сәгатьтә

Татар филармониясе вертераннарының «Илһамият» клубы 2014 елда оешты. Клубның максаты – гомерләрен халкыбызга хезмәт итүгә багышлаган сәнгатькәрләргә «икенче сулыш» биреп, аларны сәхнәгә кайтару, ветераннарны аралаштыру, бакыйлыкка күчкән иҗатчыларны искә алу кичәләре оештыру, матди хәле авыр булган ветеран артистларга ярдәм итү.
Оешкан көненнән алып бүгенгә кадәр «Илһамият» клубы кысаларында дистәләгән кичәләр, концертлар, очрашулар узды.
Фидакяр артистларыбыз һәрчак сафта, һәрчак юлда! Аларга хәерле юллар һәм күркәм тамашачылар телибез!
Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей