Лариса Владимировна Масловага 70 яшь тулды!

Лариса Владимировна Масловага 70 яшь тулды!

Лариса Владимировна Масловага 70 яшь тулды!

25.10.2021
25 октябрьдә күренекле музыкант, виолончельдә уйнау остасы, педагог, Татарстанның халык артисткасы Лариса Владимировна Масловага 70 яшь тулды! Аны күркәм юбилее белән тәбрик итәбез, саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.

Л.В.Маслова 1975 елда Казан консерваториясен (А. Хәйретдинов классы) тәмамлый; 1975-76 елларда ТАССР Дәүләт симфоник оркестры артисты, 1979-2012 елларда филармониянең әдәби-музыкаль лекторий бүлеге солисткасы була. Бер үк вакытта ул Казан музыка училищесында, соңрак бүгенге көнгә кадәр 5 нче балалар музыка мәктәбендә укыта.

Лариса Маслова Татарстан музыкант-инструменталистлары арасында иң актив концерт эшчәнлеге алып барган музыкантларның берсе. Киң күләмле соло концерт программалары, шулай ук Татарстанның һәм Россиянең нең әйдәп баручы башкаручылары белән ансамбльдә (1991 елдан «Кантилена» кыллы квартеты составында) чыгышлар ясый.

Л. Маслова ТР композиторларының аның өчен махсус язылган күп кенә әсәрләренең беренче башкаручысы. Беренче тапкыр татар виолончель музыкасы антологиясен – дүрт концерттан торган «Татарстан композиторларының виолончель музыкасы» циклын туплап башкара (1989). Ул шулай ук «Әнвәр Шәрәфиев. Виолончель һәм фортепиано өчен пьесалар» («Анвар Шарафеев. Пьесы для виолончели и фортепиано», 1986) җыентыгының төзүчесе һәм мөхәррире; аның виолончель өчен язылган дөнья классикасы һәм милли классик музыка әсәрләренә аранжировкалары уку-укыту һәм концерт репертуарларына кертелгән.

25 октября талантливой виолончелистке, педагогу, народной артистке РТ Ларисе Владимировне Масловой исполнилось 70 лет! От всей души желаем ей крепкого здоровья, долгих лет жизни, благополучия и творческих успехов.

Л.В.Маслова 1975-76 гг. была артисткой Государственного симфонического оркестра ТАССР, 1979–2012 гг. являлась солисткой-инструменталисткой музыкально-литературной лектории филармонии. Дебютировала «Вариациями на тему рококо» П. Чайковского с Государственным симфоническим оркестром РТ под управлением профессора Натана Рахлина. С 1991 года она играет в составе струнного квартета «Кантилена». С 1978 по 2012 гг. Л.В.Маслова по совместительство работала педагогом в Казанской музыкальной училище им. И.Аухадеева. С 2008 г. по сегодняшний день является преподавателем (с 2008 г.-совместитель, с 2012 г.-основной преподаватель) в ДМШ №5 г.Казани. Ее ученики являются лауреатами во многих международных конкурсов.

«Лариса Маслова – ярко одаренная виолончелистка. Комплекс редких исполнительских качеств в сочетании с артистическим обаянием и отличной эстрадной выдержкой позволяют ей успешно справляться с весьма трудными художественными задачами. Ее игра эмоциональна и выразительна», (Назиб Жиганов, профессор, народный артист СССР). «Лариса Маслова – удивительно талантливая виолончелистка. Ее серьезное отношение к материалу, глубина и одухотворенность достойны восхищения. Я уверен, Л. Маслова живет музыкой! А в искусстве – это самое главное», (Андрей Эшпай, народный артист СССР).
Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей