Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһировка 70 яшь тулды!

Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһировка 70 яшь тулды!

Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһировка 70 яшь тулды!

12.10.2021
Бүген – 12 октябрьдә танылган җырчы, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһировка 70 яшь тулды! Сәхнә остасын күркәм юбилее белән тәбрик итәбез һәм исәнлек-саулык, озын гомер, иҗади уңышлар телибез.

Искәндәр Биктаһиров Чирмешән районы Югары Чыгытай авылында туа. 1975-1981 елларда ул Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981- 1995 елларда эстрада бүлеге солисты - вокалисты була. Алга таба иҗади эшчәнлеген дәвам итеп үзенең концерт бригадасын төзи һәм Советлар иле буйлап гастрольләрдә йөри. Хөкүмәт күләмендә оештырылган бик күп җаваплы концертларда катнаша.

Искәндәр Биктаһиров 1982-1984 елларда Татарстан Дәүләте Өлкә комитеты тәкъдиме белән Казан Дәүләт консерваториясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, профессор Зөләйха Хисмәтуллинаның вокал классы дәресләрендә аспирантлык курсларын үтеп профессиональ белем турында документ-белешмә алып чыга. (Моңа кадәр, 1980 елда Казан дәүләт химия технология институтын читтән торып тәмамлап, югары белемле инженер механик дипломын ала).

Җырчының репертуарында татар халык җырлары (шул исәптән, Габдулла Тукай шигырьләренә) мөһим урын алып тора. «Әллүки», «Зиләйлүк», «Туган тел», «Тәфтиләү», «Уйлану», «Хатлар язам» кебек күп кенә татар халык җырлары Биктаһиров башкаруында яңача яңгыраш ала, аеруча популярлык казана. Аның репертуарына шулай ук татар композиторлары С. Сәйдәшевнең «Уянсыннар кырлар» (Ә. Фәйзи шигыре), З. Хәбибуллинның «Айлы төн» (Ә. Ерикәй шигыре), Р. Яхинның «Җырларым» (М. Җәлил шигыре), С. Садыйкованың «Татарстан - минем Республикам» (Н. Дәүли шигыре), Л. Батыр - Болгариның «Ак яулыклы әнием» (Н. Касыймов шигыре), Р. Ахиярованың «Әй, җанаш» (Р. Харис шигыре) һ. б. җырлары керә. Җырчы үзбәк, таҗик, казакъ, төрекмән, гарәп, шулай ук рус җырларын да башкара.
Ул Татар дәүләт филармониясендә эшләгән елларында ук Тунис, Негерия, Бенин, Сенегал, Төркия, АКШ һ.б. чит илләрнең эре шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез алдында чыгыш ясый. Соңгы елларда – 2019 елның сентябрендә Италиянең Рим шәһәрендә – беренче тапкыр Илһам Шакировка багышланган искә алу кичәсендә, бөек җырчының репертуарындагы җырларны башкара.

Искәндәр Биктаһиров башкарган татар халык җырлары, композиторларыбызның әсәрләре аны җырлар язарга этәрә: «Җир әйләнә, җыр әйләнә» (Л.Шагыйрьҗан сүз.), «Дисеңдер» (К.Сәгадәтшин сүз.), «Кашыңның каралары» (халык сүз.), «Җибәрәм сәламнәр» (Г.Зәйнашева сз.), «Сагындың, сагынмадың» (С.Хәким сүз.), «Чирмешәнем» (З.Әхмәтшина сүз.), «Хәлең ничек?» (Ш.Җиһангирова сүз.), «Югалды» (Н.Гамбәр сүз.), «Бер ышаныч кыйблага» (И.Сабиров сүз.) – шундыйлардан.

Искәндәр Биктаһиров бүгенге көндә дә актив иҗат белән яши, төрле концертларда чыгыш ясый, Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубы чараларында актив катнаша.

Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей