«Галиҗанәп шагыйрь». Саҗидә Сөләйманова

«Галиҗанәп шагыйрь». Саҗидә Сөләйманова

«Галиҗанәп шагыйрь». Саҗидә Сөләйманова

06.10.2021
4 октябрьдә Габдулла Тукай исемедәге Татар дәүләт филармониясендә «Галиҗанәп шагыйрь» циклыннан танылган шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 95 ел тулуга багышланган шигъри әдәби-музыкаль кичә булды. Яраткан шагыйрәбезнең шигырьләре, халык күңеленә кергән җырлары яңгырады сәхнәдә. Аларны күренекле театр артистлары: Алсу Гайнуллина, Әсхат Хисмәт, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева, Резедә Саляхова, танылган җырчылар: Резидә Галимова, Айрат Имашев, Зәринә Хәсәншина, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Хәйри, Алмас Хөсәенов, Айгөл Гардисламова, Рафил Җәләлиев һәм Элмира Гыйльфановалар тамашачыга җиткерделәр. Кичәнең режиссеры – Илдар Хәйруллин, сценарий авторы – Илсөяр Ихсанова. Шигъри спектакль рәвешендә барган әлеге матур һәм затлы кичәне тамашачы бик җылы алкышлады.
Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей